Һади Атласиның тууына 145 ел тулуга багышланган фәнни-методик семинардан фоторепортаж
Әлеге вакытта Бөгелмәдәге 14 нче татар гимназиясендә (директоры - Фәнис Камил улы Гайнуллин) мәшһүребез Һади Атласиның тууына 145 ел тулуга багышланган фәнни-методик семинар бара. Бу чарада Казаннан һәм Чаллыдан килгән бик күп кунаклар катнаша: Данис Шакиров, Вахит Имамов, Искәндәр Гыйләҗев, Фәүзия Бәйрәмова, Ирек Һадиев, Әнвәр Шәрипов, Камәрия Хәмидуллина, Ләлә Мортазина, Ләбиб Лерон. Семинарда шулай ук Әлмәт һәм Бөгелмә районнарыннан килгән кунаклар да бар: Фәрит Нәбиуллин, Диләрә Гыймранова, Фазыл Вәлиәхмәт һ.б.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА