Дурак түгел...
Татар әдәбияты дәресе бара. Керәшен авылы, керәшен балалары. Өйгә эш бирелгән: Тукайның «Китмибез!» шигырен ятлап килергә. Җәгүр (Егор) исемле малай борынын тарта-тарта түшәмгә караштыргалап сөйли:
– Китмибез без, анда китәргә без дуракмыни...
– Китмибез без, анда китәргә без дуракмыни...
Мөхәммәт Мәһдиев
Безнең мирас. - 2021. - №9. - 113 б.
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА