Драматург Шамил Шаһгалинең тууына 100 ел
Драматург Шамил Шаһгали улы Миңлегалиев 1920 елның 9 июнендә Башкортстанның Чакмагыш районындагы Калмашбаш авылында крәстиян гаиләсендә туган.
1962-1964 елларда ул Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби һәм 1966 елда «Мосфильм» киностудиясе каршындагы режиссерлык курсларын тәмамлый.
Ш.Шаһгали «Бала бәхете – ана бәхете» исемле беренче пьесасын 1955 елда яза. Аның 1956 елда иҗат ителгән «Таң атканда» пьесасы (1956) 1959 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела.
Ш.Шаһгали 1962 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде.
Ул 1987 елның 15 гыйнварында вафат булды.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА