Дәфнә яфрагының (лавр яфрагы) нәрсәләрдән файдасы бар?
Гарәпчә - шәҗәрүл-гар диләр. Яфрагы кылыч рәвешле, чәчәге ак, җиләге карлыган кебек һәм эчендә бер генә орлыгы була. Европаның көньяк өлкәләрендә үсә. Дару өчен дәфнәнең чәчәге, җиләге һәм яфрагы кулланыла. Яфрагын ашка да салалар хуш исле тәмләткеч урынына. Чәчәгенең һәм җимешенең үзлеге - ныклык бирә. Бераз эчне йомшатыр, ныклык һәм куәт бирер, кешене азрак кәефләндерер. Эчтәге җилләрне (газларны) чыгарыр. Дару өчен 3 чирек мыскал кадәр дәфнә яфрагын кадак ярым суда пешереп эчәләр. Әгәр дәфнә маен эчәргә булса, 5 тамчы кадәр шикәргә тамызып яки башка нәрсә белән эчәләр.
Каюм Насыйри
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА