1930 елларда Арча районы "Батыр Курса" колхозчыларының балалары өчен менә шундый вагон-яслеләр эшләгән. Аның тәрбиячесе балаларны әниләр эшкә китәр алдыннан урам буенча җыйган, ә кичен таратып чыккан....
1930 елларда Арча районы "Батыр Курса" колхозчыларының балалары өчен менә шундый вагон-яслеләр эшләгән. Аның тәрбиячесе балаларны әниләр эшкә китәр алдыннан урам буенча җыйган, ә кичен таратып чыккан. Колхозның балалар өчен махсус балалар бакчасы булу-булмау турында без белмибез, һәрхәлдә шул елларда төзелгән объктлар исемлегендә ул искә алынмый. Мөгаен, бу вагон-ясле тәрбиячесе язгы-көзге кыр эшләре вакытында һәм җәйге печән өсте чорында гына эшләп, балаларны җыеп, болында яки башка җирдә тәрбияләгән-баккандыр. Сезнең фикерегез ничек?
Фото Арча шәһәрендәге "Казан арты" тарих-этнография фондыннан.
Фото Арча шәһәрендәге "Казан арты" тарих-этнография фондыннан.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала