Редакция хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Башмаклар

Башмаклар

Ил кайгысын кайгырганда, шагыйрь ашарга да оныта.Мөдәррис Әгъләм, 1985Бервакыт Хәсән Туфан редакциягә ике төрле башмак киеп килә.- И-и, Хәсән абый, сезнең аякта сыңар башмаклар ич, - диләр кызлар.Хәсә...

Ил кайгысын кайгырганда, шагыйрь ашарга да оныта.


Мөдәррис Әгъләм, 1985



Бервакыт Хәсән Туфан редакциягә ике төрле башмак киеп килә.


- И-и, Хәсән абый, сезнең аякта сыңар башмаклар ич, - диләр кызлар.


Хәсән Туфан:


- Хамматов янына керәсем бар, башмакларымны алыштырып килим әле, - дип кайтып китә.


Бераз вакыт узгач, ул тагын редакциягә килеп җитә. Аның аякларында тагын ике төрле башмак була. Хәсән абый башмакларын алыштыруын алыштырган, әмма бу юлы кара урынына - ак, ак урынына карасын киеп килгән.



(Кояш Тимбик авызыннан.  1983, 29 ноябрь)


Рабит Батулла


Фото: kitaphane.tatarstan.ru

#Яңалыклар #Хәтер сандыгы

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи