Редакция хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Әниләр көне белән котлыйбыз!

Әниләр көне белән котлыйбыз!

Иртүк торып битен юган,Кем уяткан Ләйләне?Уятмаган, үзе торган —Бүген әни бәйрәме.Пәрдәләрне ачып куйды,Көн кояшлы, көн ямьле!Якты булсын, балкып торсын —Бүген әни бәйрәме.Өстәл өстен кат-кат сөртте,Җ...

Иртүк торып битен юган,
Кем уяткан Ләйләне?
Уятмаган, үзе торган —
Бүген әни бәйрәме.
Пәрдәләрне ачып куйды,
Көн кояшлы, көн ямьле!
Якты булсын, балкып торсын —
Бүген әни бәйрәме.
Өстәл өстен кат-кат сөртте,
Җәйде ап-ак җәймәне.
Чиста булсын, пөхтә булсын
Бүген әни бәйрәме.
Күмәкләшеп без дә, дуслар,
Җырлап алыйк, әйдә әле:
Котлы булсын!
Гөрләп торсын
Әниләрнең бәйрәме.
Барлык әниләрне Әниләр көне белән котлыйбыз! Балаларыгызның игелеген күреп, озын-озак гомерләр кадерле әни булып яшәвегезне телибез.
Фото: pixabay
#Яңалыклар

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи