"Ник көләсең?" - диләр.Мин һаман да көләм...Бу дөньяда кызык беткәнмени —Юктан кызык табам да көләм.Кайчагында ярлылыктан көләм,Кайчагында барлыктан көләм,Кайчагында, унҗидесе тулганКызлар кебек, ярык...
"Ник көләсең?" - диләр.
Мин һаман да көләм...
Бу дөньяда кызык беткәнмени —
Юктан кызык табам да көләм.
Кайчагында ярлылыктан көләм,
Кайчагында барлыктан көләм,
Кайчагында, унҗидесе тулган
Кызлар кебек, ярыктан көләм.
Төштә үземне патша итеп күрәм,
Уянам да шуңардан көләм;
Кайберәүләр өндә патша кебек
Исем китеп, шулардан көләм.
Кайчагында, сигаретым беткәч,
Махра сорап төргәннән көләм;
Ярты эчкәч, берәр йөз граммлык
Акча сорап йөргәннән көләм.
Кайчагында юк кайгыны бар дип,
Елап йөргән дуслардан көләм;
Дусларымның һәрбер уңышына
Кара көйгән дошманнан көләм.
Бу дөньяның рәхимсезлегеннән —
Кышыннан һәм көзеннән көләм...
Һич булмаса, менә шул турыда
Шигырь язган үземнән көләм.
Мин һаман да көләм...
Бу дөньяда кызык беткәнмени —
Юктан кызык табам да көләм.
Кайчагында ярлылыктан көләм,
Кайчагында барлыктан көләм,
Кайчагында, унҗидесе тулган
Кызлар кебек, ярыктан көләм.
Төштә үземне патша итеп күрәм,
Уянам да шуңардан көләм;
Кайберәүләр өндә патша кебек
Исем китеп, шулардан көләм.
Кайчагында, сигаретым беткәч,
Махра сорап төргәннән көләм;
Ярты эчкәч, берәр йөз граммлык
Акча сорап йөргәннән көләм.
Кайчагында юк кайгыны бар дип,
Елап йөргән дуслардан көләм;
Дусларымның һәрбер уңышына
Кара көйгән дошманнан көләм.
Бу дөньяның рәхимсезлегеннән —
Кышыннан һәм көзеннән көләм...
Һич булмаса, менә шул турыда
Шигырь язган үземнән көләм.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала