Редакция хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Туфан Миңнуллин "Әйт шуны!"

Туфан Миңнуллин "Әйт шуны!"

Татар җыелган җирдәБәйрәмсез булмый бер дә.Гәрәй РәхимТатар җыелган җирдәБәхәссез булмый бер дә.Өч-дүрт татар – ун мәсләк.Берсен-берсе дөмбәсләп,Милләт, ди-ди, көн итә,Дин, дип, сәҗдәгә китә.Кирәк икә...

Татар җыелган җирдә
Бәйрәмсез булмый бер дә.
Гәрәй Рәхим
Татар җыелган җирдә
Бәхәссез булмый бер дә.
Өч-дүрт татар – ун мәсләк.
Берсен-берсе дөмбәсләп,
Милләт, ди-ди, көн итә,
Дин, дип, сәҗдәгә китә.
Кирәк икән укына,
Кирәк икән чукына –
(Мөселман һәм керәшен)
Шундый кавем, күрәсең.
Типтәрләре, мишәре,
Кырымдагы ишләре
Якты көн өмет итә.
Көн артыннан көн үтә,
Ә Мәскәү абзый көтә –
Бу татар кайчан бетә?
Тик татар төкерми дә,
Еламый, үкерми дә,
Ипи булса, шул җитә –
Җыелып бәйрәм итә.
Фото: pixabay
#Яңалыклар #Шаян мирас

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи