Редакция хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Агай белән малай

Агай белән малай

Агай белән малайның кибеттән кайтып килеше. Малай ак калач күтәргән, агайның сумкасыннан төргәкләр һәм балык койрыгы күренеп тора. Малай бертуктаусыз тәтелди, агай теләр­-теләмәс кенә бер-­ике сүз әйт...

Агай белән малайның кибеттән кайтып килеше. Малай ак калач күтәргән, агайның сумкасыннан төргәкләр һәм балык койрыгы күренеп тора. Малай бертуктаусыз тәтелди, агай теләр­-теләмәс кенә бер-­ике сүз әйтеп куя.


– Әти, нигә ул луна да ай, месяц та ай?


Агай җавап бирә:


– Луна ул, улым, күктәгесе, ул бик ерак, ул бик зур, ә месяцта утыз гына көн була.


– Әти, Альбертның әтисе гүләйт итә икән, ничек була ул гүләйт итү?


– Ярар инде, күп сөйләшмә!


– Әти, әйдә, без дә гүләйт итәбез!


– Җитәр, димен сиңа!


– Әти, Маратның әтисе жулик.


– Кем әйтә аны?


– Малайлар әйтә.


– Хм...


– Әти, син жуликмы?


– Җитәр, димен сиңа!


Агай белән малай кайтып бара. Малай ак күмәч күтәргән, агайның сумкасыннан балык койрыгы күренеп кайта.


Безнең мирас. - 2020. - №10. - 114 б. 


Фото: pixabay


#Яңалыклар #Шаян мирас

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи