Журнал «Безнең мирас»

Равил Гайнетдин кайгы уртаклаша

Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин бөек җырчы Илһам Шакиров вафатына бәйле рәвештә бөтен татар халкының кайгысын уртаклаша. Бу хакта Россия мөселманнары матбугат хезмәте хәбәр итә.

"ХХ гасыр татар мәдәниятенең йөзек кашы һәм милләтнең иң олы хөрмәтен яулаган җырчы, композитор, сәнгать эшлеклесе Гыйльметдин улы Илһам Шакиров вафаты мөнәсәбәтле, олуг иҗатчыбыз якыннарының кайгысын уртаклашам.
Миллионлаган татарлар бу сәгатьләрдә Аллаһ хозурына китүче кардәшебезнең рухына догалар кыла. Һәр кешенең дөньяга килүе Аллаһыдан һәм һәр җан Аллаһу Тәгаләгә кайтачак дия, без дә Илһам ага Шакировның рухы Раббыбызның ярлыкавына һәм рәхмәтенә ирешсен, Ахыйрәттә ахыргы урыннары Җәннәт булсын дип сорап догалар кылабыз", - диелгән кайгы уртаклашу хатында.
Чыганак: Татар-информ

Теги: Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру