Мәдәният Уку өчен 2 минут

Татар театрының атасы турында спектакль

Быел татар театрының атасы Габдулла Кариевның 140 еллыгы уңаеннан республикабызда төрле чаралар уза. Аның исемен йөрткән Татар дәүләт яшь тамашачы театрында, мәсәлән, «Габдулла – яктылык» (6+) дип исемләнгән спектакль куелды. Пьеса авторы – Айрат Шамс, режиссеры – Эльдар Гатауллин. Бөтен рольләрдә театрның яшь артистлары катнаша.

 

«Габдулла – яктылык» (6+) спектакленнән күренешләр. /Г.Кариев исемендәге театрның матбугат хезмәте фотолары.

 

 

Спектакльнең жанры гасырлар аша сөйләшү дип билгеләнгән. Биредә беренче татар артистлары һәм хәзерге актерлар арасында үзенә күрә әңгәмә алып барыла сыман, ягъни XX гасыр башы вакыйгаларына кайтып, хәзерге актерлар, нәрсә ул театр, аның асылы нидән гыйбарәт һәм башка мөһим сорауларга җавап эзли. Театр ул – язмышмы, чирме, һөнәрме? Элек бу сорауга ничек җавап бирерләр иде һәм хәзергеләр театр турында нәрсә уйлый? Бер гасыр эчендә татар театры үзгәрде. Элек сәхнәдә туташ-ханымнар берән-сәрән генә булса, бүген егетләргә кытлык. Моның сәбәбе нидә? Спектакльдә, Габдулла Кариевның тормыш хәле һәм иҗатын тасвирлаудан кала, әнә шундый сорауларга җавап бирергә дә тырышалар.

 

 

 

Тамашада күренекле шәхесләрнең Габдулла Кариев турында истәлекләрен ишетәбез. Иң элек баш рольне пьеса авторы Айрат Шамсның үзе уйнавын искәртик. Кәрим Тинчуринны – Инсаф Хәләүтдинов, Габдулла Тукай ролен – алмашып Илфат Гыйбадуллин һәм Булат Гатауллин, Галиәсгар Камалны – Муса Камалов, Фатыйма Ильскаяны – Альбина Гайзуллина, Ильяс Кудашев-Ашказарскийны – Рамил Вафин, Вәлиулла Мортазин-Иманский ролен – Илназ Хәбибуллин, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяны – Алсинә Закирова, Гөлсем Болгарскаяны – Алсу Фәйзуллина, Зәки Вәлиев-Баязитскийны – Ильяс Шәрипов, Заһидә Тинчуринаны – Алсу Шакирова, Барый Болгарскийны Рәүф Шакиров башкара. Болар – һәркайсы олы шәхес, һәркайсы турында аерым спектакль куярга мөмкин булыр иде. Тулыр-тулмас бер сәгать дәвам иткән тамаша өчен данлыклы шәхесләр артыграк та киткән бугай. Бу вакыт эчендә һәркайсын ачып бетереп буламы соң?

 

 

 

Шуның өстенә спектакльдә репетиция мизгелләре, танылган татар спектакльләреннән, әйтик, «Галиябану», «Беренче театр»дан һ.б. өзекләр дә уйнала. Һәм җырларның күплеген искәртмичә мөмкин түгел. Әйе, татар театрын җырсыз-музыкасыз күз алдына китерүе кыен. Бигрәк тә труппада Алсу Фәйзуллина, Муса Камалов кебек шәп җырчы-актерлар булганда җырсыз спектакль куймыйча түзеп кара?! Әмма һәр спектакльне концертка әйләндерергә димәгән ләбаса! Һәр нәрсә урынлы булганда гына күңелгә кереп кала. Артыкка китсә, бал да әче була башлый түгелме?..

 

 

 

Театрның асылы турында фәлсәфи уйланулар, репетиция, спектакль күренешләре, шәхесләрнең истәлекләре, җырлар арасында Габдулла Кариев югалып кала кебек. Татар мәдәниятен яхшы белмәгән тамашачы, спектакльне карап, Габдулла Кариев кем ул, дигән сорауга анык җавап таба алырмы икән? Шулай да яшьләрнең беренче татар артистларының тормышын үз күңелләре аша үткәрергә тырышуы куандыра. Күңелдә кала торган образлар да юк түгел. Сәхнәдәге чемоданнар артистларның юлда узган гомерләрен гәүдәләндергәне аңлашыла. Шуны онытмыйк: Габдулла Кариев артистлардан психологик тирәнлек таләп иткән. Шартлы алымнар, символлар белән түгел, тормышчанлык белән алдырырга тырышкан. Дөрес, бөтен дөньясы үзгәргәндә бер театр сәнгате генә үзгәрешсез калмый, шартлылык та, символизм да сәхнәләребездә тамыр җәйде. Әмма психологик тирәнлек һәр заман өчен иң мөһим таләп булып кала торгандыр. Андый тирәнлеккә ирешү өчен исә артистка, режиссерга күп укырга, бертуктамый иҗтиһат итәргә кирәк…

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи