Мәдәният Уку өчен 1 минут

Мәдинә Галиева: «Һәр шөгыльдә камиллек кирәк»

Мәдинә Галиеваның Яңа елга багышланган композицияләрен күреп сокланмый мөмкин түгел. Башкортстанның Нефтекамск шәһәрендә яшәүче кул остасы белән аның яраткан шөгыле, гүзәл сәнгать әсәрләре турында сөйләштек.

Декоратив-гамәли сәнгать остасы Мәдинә Галиева. /Фото – М.Галиеваның шәхси архивыннан.

– Мәдинә, хезмәтләрегезне карагач, әкияткә эләккәндәй буласың. Мондый гүзәл сәнгать белән кайчан шөгыльләнә башладыгыз?

 

– Дистә елдан артык вакыт узгандыр. Мин кечкенәдән рәсем ясарга яратам. Мәктәпне тәмамлагач, сынлы сәнгать-графика юнәлешендә белем алырга дип уйлаган идем. Әмма ул теләк кенә булып калды. Нәтиҗәдә Бөре дәүләт социаль-педагогика академиясенең биология факультетын тәмамладым. Белгечлегем укытучы булып та эшләргә мөмкинлек бирә, шуңа күрә берничә ел башлангыч сыйныфларны укыттым. Аннары кияүгә чыктым. Бүгенге көндә ирем Рифат белән өч бала үстерәбез. Иҗатка декрет ялында тартылдым. Хәтерләсәгез, берара топиар сыннар, букетлар ясау танылды. Өйне бизәү өчен, мин дә, интернеттан карап, төрле кул эшләре белән мавыгып киттем.

 

– Гаилә гел игътибар сорый, ничек барысына да җитешәсез? Иҗади шөгылегезгә ирегез ничек карый?

 

– Рифат мине гел мактап, күңелемне үсендереп тора. Үз йортыбыз белән яшибез, мал да асрыйбыз, бакча эшләре дә бар, шуңа күрә, әлбәттә, бөтенесенә өлгерергә кирәк. Шөкер, кайнанам Гүзәлия ярдәм итә. Үз әнием Мәсүрә, кызганыч, инде вафат... Төпчек кызыбыз бик шук, аңа күз-колак булырга өлкән балаларыбыз ярдәм итә.

 

– Яңа ел чыршыларын ясау-бизәүнең нинди үзенчәлеге бар?

 

– Чыршыларны бизәгәндә, күп детальләрне, күңел җылысын биреп, үз кулларым белән ясыйм. Гадәттә, композицияләрнең озынлыгы 40-60 сантиметр тәшкил итә. Чыршыларга батарейка белән эшли торган гирляндалар да эләм.

 

Бәйрәмнәрне яратам мин. Мәсәлән, 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә дә төрле композицияләр иҗат итәргә тырышам.

 

– Идеяләрне кайдан табасыз?

 

– Фэнтези эчтәлекле китаплар һәм фильмнар белән кызыксынган идем. Иҗатымдагы әкияти өйләр темасы да шуңа бәйле. Үз фантазиям дә көчле дип уйлыйм, беркемне дә кабатларга омтылмый. Ә менә минем эшләнмәләргә охшатып ясаучылар юк түгел, тик алар мине уздыра алмый әле.

 

– Кул эшләре белән шөгыльләнергә теләүчеләргә нинди киңәш бирерсез?

 

– Нинди эшкә алынсаң да, аны күңел биреп, җиренә җиткереп башкарырга, гүзәл сәнгать әсәре үрнәге тудырырга омтылырга кирәк. Башлаган эшне ярты юлда ташлап калдырырга ярамый, осталык дәрәҗәсен арттыру өчен тырышу мөһим.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи