Мирас Уку өчен 1 минут

Австралиядән хатлар

Австралиядән хатлар

Ерак илемдә яшәүче диндәшләрем, милләттәшләрем, туганнарым! Соңгы елларым – үткәндәге тынычсыз хәятемнән дә тынычсызрак булып тора.

Австралиянең Аделаида шәһәрендә яшәсәм дә күңелем Казанда, авылларында, Илемдә, Халкым белән бергә, берлектә яши. Безне яраткан Аллаһыдан шуны телим: «мөселман булып яшәргә насыйп кылганыңны шөкер итәм, кайгы, күңелсезлекләребезне азайт, тормышыбызга, безгә тынычлык бир. Күңелләребезне иман нурлары белән нурландырып, үзеңнең якын бәндәләреңнән кыл. Безне иманлы кыл! Амин!» – дим.

Адәм баласы – Аллаһы яраткан барлык яратылышларының иң югарысы, жен, фәрештәләрдән да югары бер яратылмыш булып тора. Адам балаларының бу дөньяда рәхәт яшәүләре өчен бөтен шартларны яраткан. Шуның белән Үзе яраткан Аллаһыга бу дөньяда гыйбадат кылып ислам дине чикләгән, гөнаһлы эшләрдән сакланып, мәңгелек җәннәт хәятен кулга китеру адәм баласының бу дөнья хаятендәге бердәнбер вазифасы булып тора.

Ислам дине тыйган, гөнаһлы эшләрне эшләгән кешегә, билгеле, жәза булачак. Җәһәннәмдә газап чигәчәк. Шулай ук Аллаһының иң соңгы дине булган ислам динендәге бәндәләре – гөнаһлары беткәннән соң җәһәннәмнән чыгып жәннәткә керәчәклеге дә әйтелә. Кяферләр генә мәңге җәһәннәмдә калачаклар. Шуның өчен бу мәсьәләгә бик дикъкать итәргә кирәк. Акыл белән уйланып, туры юлны, ягъни Аллаһының иң соңгы тулы, мөкәммәл дине – Ислам дине белән бу дөньяда яшәргә кирәк!

Без – мөселманнар Гайса галәйһис-сәламне «Аллаһының пәйгамбәре» дип кабул итәбез, ләкин аңа иңдерелгән Инҗил үз вакытында язылып калмыйча берничә кеше тарафыннан 150 еллар соң язылып үзгәртелгәнлектән, христиан динен без катгый рәвештә кабул кылмаска тиешбез. Һәм дә зур гөнаһка батып, кяфер булып, мәңгелеккә җәһәннәмдә калудан сакланырга тиешбез. Бүгенге фән, мәдәният хисапсыз тәрраккый кылган бер дәвердә, Аллаһының бердәнбер тугры, безне бу дөньяда да, шулай ук мәңгелек икенче хикәятебездә дә бәхетле кыла торган Коръән Кәрим күрсәткән юлы – Ислам дине белән яшәргә тиешбез. Бүгенге фәннен хисапсыз тәрәккыяте аркасында, галимнәр дә Коръәннең могҗизалы аятьләреннән илһамланып, Ислам дине – бәндәләрне бәхетле кыла торган бердәнбер Аллаһының соңгы дине икәнлегенә иман китерәчәкләр.

Бүгенге көндә Англиядә 660 мәчет, мәдрәсә бар. Франциядә 350 мәчет. Америкада, Канадада, Японияда, кыскасы, бөтен дөньяның барлык илләрендә унар меңләгән мәчетләр, мәдрәсәләр, йөзәр миллионлаган Исламны кабул кылган төрле милләт халыклары яши.

Югарыда әйтеп үткәнемчә, адәм баласы динсез тора алмый. Ләкин адәм баласы акылы белән, рухи сизуе белән, уйланып, канагатьләнерлек хәлгә килеп, Ислам динен иң тугры дин икәнлегенә канәгатьләнеп иман китера. Хисапсыз күп дәлилләрдән бер-икене китерам:

Күптән инде, унар еллар булгандыр, Франция компартия Политбюросы әгьзасы, фәнни тикшерү аркылы күңеле теләп Исламны кабул итте.

Дөньяга мәшһүр жырчы Кэт Стивен, хәзерге көндә Лондонда яшәүче (миллионер грек гаиләсеннән) сөйли: «күп диннәрне тикшердем. Күңелем бер дә тынычлык тапмады, берсе дә күңелемне канәгатьләндер алмады. Ахырда Ислам динен тикшереп канәгатьләндем, Исламны кабул кылдым. Мин яраткан Аллаһы мине бу дөньяда бәхетле кылды. Гыйбадәтләремне кабул кылып, икенче дөнья хәятемдә дә җәннәтле кылудан телим», – ди.

Кэт Стивенның хәзерге исеме – Йосыф Ислам. Аның борынгы хәятен күрсәгез, битенә карыйсыгыз да килмәс иде, нурсыз, наркотик һәм аракы белән агуланып, аның йөзе җир төсенә кергән иде. Бүгенге Йосыф Ислам – битеннән нур чәчеп торган, сөйләшсәгез-сөйләшәсегез килеп, яныннан китәсегез килми торган, Аллаһыга бирелгән бер бәндә. 400 мен долларлык музыка коралларын, миллионлаган акчасын Ислам юлына сарыф кылды. Үткән ел Сидней университетына килеп лекция биреп, зур тәэсир калдырды. Лондонда ачкан мәдрәсәсендә балалар тәрбияләү белән шөгыльләнә. Видеода булса да, бәлкем бу арада үзен дә күреп калырсыз.

Янә бер факт. Франциянең Аделаидадагы консулы, Арглем Илган белән якын иптәшләр. Арглем Илган – компьютер белгече булганлыктан, консул да компьютер белән кызыксынган. Алар дуслаштылар.

Үткән елның көзендә без Казаннан кайткан вакыт иде, консул Франциядә бер ай ярым ял итеп кайтышлый безне зиярат иткән иде. Шунда: «Франциядә 350 мең чамасы гали, ягьни югары укымышлылар Ислам динен кабул иткәннәр, дип сөйләде. Мин дә хатыным белән бу турыда уйлаштык», – ди. Җомга көннәрендә мәчетләргә сыймыйча, халыкның урамнарда намаз укыганын сөйләде. Моннан 70 еллар әүвәл Кадир Хажи дигән уйгыр кешесе Индиянең Низаметдин дигән җирендә дини мәҗлес урыны ачкан. Шул урында дөньяның бөтен илләреннән йөзәр меңләгән кешеләр килеп дин өйрәнәләр. Сөхбәт кылалар һәм дә гөрбия-гөрбияләргә бүленеп, дөнья буенча Исламның кадирлеген, олуглыгын аңлатып йөрүләрен сөйлиләр. Бездән барган бер яшь бала: «Голландиялеләр, француз, инглизләр, африкалылар, бөтен дөнья милләтләрен шунда очраттым, шул кадәр адәм күп, басып торырлык урын да юк», – дип кайтты.

Ислам дине – бердәнбер тугры дин. Һәркайчан аны зурлап кабул иткәннәр. Аллаһының бердәнбер хак динендәге бер мөселманны төрле юллар белән алдап, хата бер дингә өндәүчеләр (үзе бер динга ышанган, Аллаһыны таныган кеше булса) бу дөньяның бу кадәр хисансыз зур гөнаһына батырсалар Аллаһы аларны нинди җәза белән җәзалавын уйласыннар иде.

Аларны җәһәннәмнен иң каты газабы газаплаячак. Яшьләребез бу хакта тирән уйлансыннар иде. Хәерле киләчәкләр теләп Австралиядә яшәүче: Сәгыйдь Салих углы Садретдин.

 

«Мирас». – 1991. – №1. – Б.74-75.

#Архив

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи