Шәхесләребез Уку өчен 4 минут

Гомер ярларын дулкын какканда...

Аксубай дисәләр – Хәсән ага Туфан, Яңа Үзи дисәләр, Газиз абый Кашапов искә төшә. Шигъриятебез аксакалы Хәсән ага белән дә, үзенә Үзиле дигән әдәби кушамат алган Газиз абый белән дә күрешеп, бераз булса да аралашып калдым, шөкер.

 

 

Аксубай дисәләр...

 

Инде менә, алда телгә алган күренекле шәхесләр белән беррәттән, тумышы белән шушы районнан, шушы Яңа Үзи авылыннан булган, кыска гына гомерендә татар матбугатында, фән өлкәсендә һәм спорт дөньясында якты, матур эз калдырган Радик дускайны искә алып, сагышлы хатирәләргә бирелгән мәлем…

 

 

 

Соңгы елларда Радик белән көн саен диярлек күрешеп торсак та, аның белән ныклап танышуыбыз, дуслашып китүебез, мөгаен, ул – «Идел» журналын, мин исә «Безнең мирас»ны җитәкли башлаган вакытта булгандыр.

 

 

 

Кеше юлда сынала, диләр. Безгә бергә (ул аеруча журнал белән идарә иткән 2014-2019 елларда), республикабызның төрле төбәкләрендә узган әдәби-матбугати чаралардан тыш, Төркиянең Кастамону шәһәрендә (2018 елның маенда), шулай ук Казакъстандагы Төркестан каласында узган форумнарда катнашу, Кырымда һәм Ижау шәһәрендә узган эшлекле сәфәрләрдә булу насыйп әйләде. Радикның чын иптәш, ышанычлы юлдаш икәнлеген, кирәк вакытта терәк тә була алганлыгын менә шул вакытларда күрдем, моның шулай булуына инандым.

 

 

 

Мин мәктәп тәмамларга җыенган һәм чыгарылыш имтиханнарына әзерләнеп, Казан дәүләт университетына укырга барам дип хыялланып йөргән көннәрнең берсендә, төгәлрәк итеп әйткәндә, 1979 елның 18 маенда дөньяга килгән икән Радик. Нәкъ унҗиде елдан (мәктәпне алтын медальгә тәмамлап) ул да дәрелфөнүннең мин фәкыйрегез укып чыккан тарих һәм татар филологиясе факультетына укырга кергән. 2001 елда университетны тәмамлап, 2004 елда исә мәшһүр якташы Хәсән Туфан иҗатына нисбәтле фәнни хезмәт язып, кандидатлык диссертациясен яклаган. Шул ук елда үзе укыган факультетның татар кафедрасында эшли башлаган. Ассистент, өлкән укытучы вазифаларын башкара, доцент дәрәҗәсенә ирешә, декан урынбасары була.

 

 

 

Радик Сабировның фәнни эшчәнлегеннән азмы-күпме хәбәрдар булсам да, мөгаллимлеге хакында ишеткәләсәм дә, болар хакында әтрафлы итеп әллә ни яза алмам. Әмма минем күз алдымда узган журналистлык, редакторлык эшчәнлегеннән чыгып, аның фән өлкәсендә дә үзен таныткан яшь галим һәм мөгаллим булуына чын күңелдән ышанам.

 

 

 

Бөтен вөҗүде, бар булмышы белән чын мәгънәсендә көрәшчеләр кавеменнән булган Радикның туган телебезнең исәнлеге өчен җанын фида кылырга да әзер булган шәхес икәнлеге гомеренең мөһим бер вакытында – 2011 елда – татар факультеты язмышы кискен төстә хәл ителгән көннәрдә бик ачык күренде: ул чакта исән калды калуын, әмма тоткан юлы, мәсләге, кыюлыгы өчен соңыннан шактый кыен ашарга, хәтта рухына туры килгән, җан-халәтенә бик якын булган фән дөньясыннан читләштерелгәч, чытырманлы, катмарлы ошбу тормышта үз сукмагын эзләргә, төрле сынаулар кичәргә туры килде аңа.

 

 

 

2012 елда Радик Сабировның авылдашы, танылган әдип – шагыйрь һәм язучы, 1983 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы, «Сәмум җиле» повесте (1976 елда «Казан утлары» журналында басыла), «Солдат иртә ир була» (1982), «Гомернең утлы өлеше» (1985), «Вөҗдан хәтере» (1989) повестьлары һәм «Язмышыңа ышан» (1985) романы, шулай ук вафатыннан соң укучылар кулына барып ирешкән «Мәхәббәт сүрәләре» дигән шигъри китап авторы, Радик үзе искәрткәнчә, «Әдәби эшчәнлеген чагыштырмача соң башлап җибәргән, тормыштан бик иртә китеп баруы сәбәпле», онытылуга дучар булган Газиз Кашапов турында фәнни өслүбтә язылган мәкаләсе дөнья күрә.

 

 

 

Бу мәкалә турында Радик үзе болай дип яза: «Язмамда әдип турында үз итеп Газиз абый дип язуым очраклы түгел. Ул – минем авылдашым, хәтта туганым да. Дөрес, миңа аның белән аралашырга туры килмәде, ул вафат булганда кечкенә идем шул әле. Әмма соңгы 15 еллар дәвамында Газиз Кашапов исеме, аның рухы гел янәшәмдә булды, дисәм, дөреслеккә хилафлык китермәмдер. Студент елларында фәнни җитәкчем профессор Тәлгат Галиуллин «Г.Кашапов иҗатында Туфан образы» дигән темага курс эше язарга бирде. Әнә шул көннән мин Газиз Кашаповның иҗаты белән ныклап кызыксына башладым...»

 

Тирәнтен эзләнеп язылган әлеге мәкаләсендә ул Туфан Миңнуллинның Газиз Кашаповка мөнәсәбәтле мондый сүзләрен китерә: «Газиз, биюче бии-бии остарган шикелле, әсәреннән әсәренә остара барды. Әгәр 10-15 ел яшәсә, ул безнең әдәбиятыбызга менә дигән әсәрләр дә калдырган булыр иде. Нишләтәсең, безнең гомер Ходай иркендә. Газиз иҗат эшенә соңлап тотынуын аңлап, югалган вакытны куып җитәргә омтылды, ашыкты, кабаланды, өлгерергә тырышты. Әмма өлгерә алмады».

 

Туфан аганың ошбу сүзләреннән соң, Радик мондый юлларны өстәп-теркәп куя: «Газиз Кашапов 1991 елның 30 августында йөрәк өянәгеннән вафат була, үзенең васыяте буенча туган авылында җирләнә».

 

Радик Сабиров язуын дәвам итә: «Г.Кашапов иҗатындагы тагын бер юнәлеш – Хәсән Туфан образын гәүдәләндерү. Иң элек әдип “Җилләр улы” дигән поэма иҗат итә... “Киек каз юлы” романы исә ике китаптан торырга тиеш була. Кызганыч, романның беренче өлеше – шагыйрьнең балачагын сурәтләгән китабы гына дөнья күрә алды, анысы да язучы үзе вафат булгач. Аяз Гыйләҗев шуңа үкенеч белдереп: “Бу әсәр Хәсән Туфанга һәйкәл буласы иде... Ул аның үзенә дә һәйкәл булыр, дип кем уйлаган?” – дип яза...»

 

Радик язмасыннан: «Газиз Кашаповның иҗат гомере озын түгел, нибары 15 еллап вакытны үз эченә ала...»

 

И Аллаһым! 1962 елның көзендә армиягә алынган, башта – курсант, аннары гаскәри частьта механик булып хезмәт иткән, тора-бара хәрби училище тәмамлаган, әмма 1969 елда һәлакәткә очрап, алган җәрәхәтләреннән каты авырып китеп, бик озак госпитальдә дәваланган һәм, ахыр чиктә, хәрби хезмәттән китәргә мәҗбүр булган (Шулай итеп, балачактан килгән ике хыялның берсе челпәрәмә килә...) Газиз абый Кашапов-Үзиленең фаҗигале язмышы белән Радик Сабировның кыска гомерендәге кайбер сәхифәләрдә охшашлыклар, уртак төсмерләр шәйләнә түгелме соң?

 

Сәфәрдә-мазарда булмаган чакларыбызда, көн саен диярлек күрешә идек. Күрешкәндә аның еш әйтә торган сүзләре, гадәттә, гел мондый булды: «Нихәл, Ләбиб абый? Подписка ничек бара?»

 

Мин дә тәмам шомарып беткән сүзләрем белән җаваплыйм: «Ару болай, Радик, түзәрлек! Син ни хәлләрдә? Ары таба нишлибез?»

 

– Аптыраган инде, Ләбиб абый...

 

Борчылабыз, бәхәсләшеп алабыз. Мәсьәләне ничек хәл итәргә мөмкин икәнлеген дә беләбез шикелле. Тик киеренке, авыр вазгыятьтән чыга гына алмыйбыз... Почталардагы мөшкел хәл, тиражның кимүе, типография хезмәтенең кыйммәтләнүе...

 

Сөекле кызларын, кадерле әти-әнисен, газиз туганнарын үлеп яраткан нечкә күңелле, олы җанлы Радик кардәшебезнең тормышта чын мәгънәсендә эш аты булуына гаҗәпләнәсе юк. Башкаларга үрнәк күрсәтеп, сәламәтлеген кайгыртырга да онытып, үзе җитәкләгән «Шәһри Казан»ны халыкка җиткерүдә, газетаның данын таратуда көн дими, төн дими эшләде дә эшләде ул.

 

Вафатына бер көн кала Радикның ике бүлмәне бер итеп эшләнгән кабинетына (ун еллап элек «Безнең мирас» журналы редакциясенең 8-10 хезмәткәре «йортка кереп», яшәп-эшләп алган бүлмә) кердем. Кәефе юклыгы, арыганлыгы сизелде. Йокысы туймагандыр, дип уйладым.

 

Икенче көнне... юк... өченче көнне иртән иртүк кайгылы хәбәр килеп иреште: «Кичә Радик вафат булган!..»

 

Нигәдер, 19 майда узган Татарстан матбугатына нисбәтле чараларны искә төшердем. «Татмедиа» бинасы янында узган бәйрәмдә дә, «Пирамида» комплексында узган «Бәллүр каләм» тантанасында да гел янәшә булгангадыр, мөгаен. «Бәллүр каләм»дә дә урыннарыбыз янәшә туры килде. Нотыклар, җыр-биюле чыгышлар тынып торган, алкышлар яңгыраган арада гәпләшеп алырга җай таптык. Радик вафатына ярты ай гына вакыт калган булган бит...

 

Радикның җәсәде туган авылы зиратында дәфен кылынды. Озатышырга, мәрхүм белән хушлашырга җыелган халык арасында мин фәкыйрегез дә бар иде. Нибары кырык җиде яшендә йөрәк өянәгеннән кинәт гомере өзелгән Радик дускайның кабере танылган авылдашы һәм туганы Газиз Салих улы Кашапов кабереннән ун-унике адым читтә генә урнашты...

 

Яңа Үзи авылында Газиз Кашаповка бюст куелган. Мәдәният йортында әдипнең музее эшли. Мин ышанам: озакламый милләтебезнең фидакяр улы Радик Рәшит улы Сабировка да туган авылында шундый бюст куелыр, музее ачылыр. Аның исемен йөрткән республикакүләм премия дә, урам исеме дә булыр, иншаллаһ!

 

Тимерне кызуында сугарга кирәк, дибез. Бу эшләрне соңга калмыйча эшлисе иде. «Танылган һәм... онытылган әдип». Радик Сабиров Газиз абый Кашапов-Үзиле турындагы язмасын шулай атаган.

 

Танылган шәхес иде Радик дустыбыз. Берүк онытылган журналист булмасын иде. Оныттырмыйк без аны, күңелләребездә яшәтик!

 

2026 ел, 2 июль

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи