Хөрмәтле милләттәшләребез!
Күңелем белән күптән сезгә язарга теләсәм дә, йортташлар һәм ватандашлар булмау сәбәпле, бу эштән тыелып килдем. Ләкин үзем сез яшәгән мәмләкәттә тумаган булгач, болай эшләргә тартындым һәм дә бик күңелсез булдым. Мин дә татар булганымны Татарстанда туган бабаларым, әбиләрем, дәү әтием, дәү әнием вә үз әтием, әниемнән ишеткән идем, без чит илләрдә, чит мәмләкәтләрдә яшәсәк тә, өебездә татарча сөйләп үскәнбез. Бабаларыбыз, әбиләребез урыстан коммунизм революциясе вакытында чыкканнар. Башта Манҗуриягә, аннан сон Япониягә барганнар вә анда 40 елга якын яшәгәннәр. Бер мөселман мәмләкәте булган Төркиягә 1960 елларда күчеп кителгән. Бабаларыбыз, үлсәк – бер мөселман мәмләкәтендә үлик дигәннәр, соңра Төркия урыска да якын булгач, шунда баруны яхшы күргәннәр. Мин Төркияда 13 ел яшәгәч, соңра әтием, әнием ва абзыем белән бергә Австралиягә күчеп килдек. Башта Сидней шәһәрендә, соңра Аделаида шәһәрендә. Барысы 19 ел яшибез. Мин бала вакытымнан бирле өйдә генә татарча сөйләгәнлектән, күп вакытны төрекчә вә инлизчә сөйләү сәбәпле, татарча яхшы итеп сөйләшергә, язарга һәм укырга белмәгәч, сезгә бу хәтле белгән хәтле латин хәрефе белән татарча язарга тырышам. Хаталарым булса – кичерерсез инша Аллаһ!
Боларның бөтенесе аркылы минем үз милләтемә, Татарстанга карата булган хисләрем вә сагышларымны да юллыйм. Бу хисләремнең нинди көчле булганын башта белмәдем. Бала чагымда башка милләтләр арасында яшәп, зур үскәннән соң тормыш биргән тәҗрибә белән үз халкымнан, үз мәмләкәтемнән, үз ватанымнан озак вакыт читтә йөреп, төрле-төрле нәрсәләр белән очрашып кара-каршы килгәч, эчемдә булган бушлыкны күреп сизендем. Жир шарының кайсы жиренә барсаң да һичбер вакыт шунда яшәгән мәмләкәткә 100 процент сеңеп калам дип уйламыйм.
Сез дә беләсез, без татарлар – Дөньяның төрле-төрле мәмләкәтләренә җәелгәнбез: Америкада, Финляндияда, Японияда, Төркиядә, Германияда, Румынияда, Польшада яшәгән татарлар аз булмаска кирәк. Минем уйлавымча, һәммә татарлар булмаса да, бәгъзе бер татарлар гомерләрендә бер тапкыр булса да Татарстанны күреп калырга теләп торалардыр.
Шул хисләрдә булган татарларның ничәсе бу теләкләрен жиренә җиткера торгандыр, аны белмим. Үзем тиз арада бара алырмынмы, юкмы әйтәлмим, чөнки хәзер булган эшләрем мөмкинлек бирмидер. «Аллаһы бирсә, бер барып чыгарбыз», – дип өмет итәм. Шулай да булса, Татарстанда булган шәһәрләрдән Казан һәм Болгар исемнәре колакларымда чылтыр-чылтыр аккан, әтрафы каен агачлары белән бизәнгән, урманнарында сандугачларның чут-чут сайраган тавышлары белән ишетелеп торган Идел дәрьясының матурлыгы – күз алдымда тора. Шүрәле белән, мәшһүр кара урманы белән, «Әй, туган тел. Әй, матур тел, әткәм, әнкәмнен теле...» исемле шигырьне язган Габдулла Тукайның туган жире, туфрагы, һавасы вә суы белән күңелемә кергән Татарстанны уйламыйча уздырган көнем юк.
Иң башта 1989 елда Сәгыйдь Садри абзыебыз вә гаиләсе, соңра 1990 елда балдызым Мөшәррәф Вәлиева, юлдашлары – Шөһрәт Игембирде вә Азат Чанышев Татарстанга барып, ватаныбызны зиярат кылырга имкян таптылар. Аларның китергән китапларыннан, видеокассеталарыннан, әйткән сүзләреннән Татарстан турында күп нәрсәләр белдек һәм күрдек. Монда китергән нәрсәләр арасында минем өчен кыйммәтле иң зур булган нәрсә – Татарстаннан килгән аз гына булса да ватан туфрагы белән Сөембикә мәсҗиденнән төшеп калган бер таш булды. Боларны галаканым (кыйммәтле әйберләр саклау өчен савыт, шкатулка – Ә. Х.) эченә куеп, караганда күңелемә җәелгән кайнар хисләрне вә иснәгән вакытны борынымның эчендә булган тәмле исләрне тасвир кылыр өчен тиешле сүзләрне язарга кәлимә табалмыйм.
Милләттәшләрем! Сез үзегезне бәхетле сизенегез. Сезнең яшәгән жирләр – безнең яшәгән жирнең ахшамыдыр, кыйбласыдыр. Бәлки сездә монда, бездә булган күп нәрсәләр булмас, безләрдәге иркенлек тә сездә булмас, ләкин һичбер нәрсә үз ватанының җирен алмаштыра алмыйдыр. Ватаныбыз Татарстанны яратыгыз! Бер агач үзенең яраткан жирендә тамырларын тирәнгә җибәреп көчлеләнеп зур үскән һәм ботакларын тирә якка жәйгән кебек сез дә шул агач кебек тамырларны тирәнгә жибәреп, үз милли телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклагыз! Милләтебез – агачның ботаклары кебек бөтен Татарстанга жәелеп, Татарстан эчендә көчле булыгыз! Динебез – ислам диненә таяныгыз! Без татарларга уянырга күптән вакыт житте вә бу вакыт бик тиз үтеп тә күчеп китәчәк. Бердәм булыйк, һәммәбез бер байрак астында тупланыйк! Сез милләттәшләребезгә Аллаһы Тәгаләдән барча яхшылыкларны теләп, үзебезнең хөрмәтебезне һәм сәламнәребезне жибәрәбез.
Хөрмәт белән: Зыя Маски.
«Мирас». – 1991. – №1. – Б.60-66.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала