Журнал «Безнең мирас»

Мәтрүнә

“Әллә марҗа аласы, матур була баласы”, диләрме әле?! Ихтиандр да, шуны истә тотып, марҗа кызына өйләнергә булды. Югыйсә аның ямьсезлегеннән бала вакыттан ук көлделәр. Шадра, кара чутыр, негр янәсе...
Дөрес, исеме шәп анысы! Әнисе, кинофильм караганда су кешесенә гашыйк булган да, аңа шул исемне куштырган. Исемен аклар өчен үзе дә тырышты инде – балык кебек шәп йөзәргә өйрәнде. Су коенганда астан йөзеп килеп, малайларның трусикларын тартып төшерә иде. Шуннан китә көлеш...
Мәтрүнәне озак эзләргә туры килмәде. Алар цехында ук күзгә керердәй әрсез чая, чибәр Надя эшли иде. Бер-ике тапкыр кинога чакыруы булды, үзе үк чат ябышты. Егетләрне күп күргәнгә охшаган охшавын, тик анысын паспортына язып куймыйлар. Иң мөһиме – чибәр. Сары чәчле, зәңгәр күзле, ул билләре дисеңме... Кәртинкә инде менә!
Озак йөрергә туры килмәде. Беркөнне Надяның бүлмсендә кич кунгач, өйләнгәнен сизми дә калды Ихтиандр. Чибәрлеге өстенә, теле дә балдай татлы мәтрүнәнең. Матур сүзләр әйтә-әйтә кер юдырта, ашарга пешерттерә. Һич кенә дә кыенсынмый Ихтиандр. Матур, сәламәт бала табар өчен авыр хезмәттән сакланырга кирәк бит. Журналда шулай язганнар.
Җиде айдан ук тупырдап торган малай алып кайтты Надя. Андый очраклар да була икән – телевизордан әйттеләр. Аның каравы, малае чибәр: ак тәнле, сары бөдрә чәчле, зәңгәр күзле...

Теги: Фирдәвес Зариф

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру