Журнал «Безнең мирас»

Күрәзә

“Багучыга барма, башка бәла алма”, дип, дөрес әйткән икән бабайлар. Моның шулай икәнлегенә Гаптери үз башыннан кичкәч төшенде.
Хәер, багучы-күрәзәчегә аптыраганнан барды ул. Ни хикмәттер, йокысы качты. Баштарак йоклап киткәндәй була да төн урталарында торып утыра. Аптырагач, телевизор да кабызып карый: юк, керми йокы дигәннәре...
Табибларга да барып карады Гаптери, тик сәбәбен ачыклый алмадылар. Дөрес, даруларны бирделәр анысы. Баштарак ярдәм иткән кебек тә булган иде йоклаткыч дару. Озакка җитмәде шул, бер атнадан ук йокысызлыкны алмый башлады.
“Башка берни түгел, бозым галәмәте бу! – диде күршеләре Гөлли карчык. – Тизрәк багучыга бара күр”. Хатыны да аны куәтләгәч, бармый чарасы калмады Гаптеринең. Ник дигәндә, сүзне коры тотты хәләл җефете: “Бармыйсың икән, яныма ятмыйсың. Төне буе борсаланып, йокы бирмисең. Әнә, Акбай оясы буш тора. Бер файдаң тияр ичмасам!”
Багучы-күрәзәче дигәннәре шәһәрнең аргы башында тора икән. Берәр сәгатьләп көткәч, аңа да чират җитте.
— Хатын-кыз бозган сине, – диде чегәнгә охшаган күрәзәче.
— Исеме, исеме ничек? – дип ялварды Гаптери.
— Бозган кешенең исемен беркемгә дә әйтмим, алайса Чечня сугышы башлана. Сары чәчле, зәңгәр күзле марҗа.
Ике Света, бер Наташа, Ира... Тәки очына чыга алмады Гаптери.
— Иртәрәк киләсең калган, – диде тегесе исе китми генә. – Тирәнгә киткән бу, тамыр җибәргән. Ярып алырга туры килер.
Юк, пычак астына ятмыйм, – диде Гаптери коты алынып.
– Ә кем сиңа ятарга куша. Без аны пычаксыз алабыз... Менә, эше дә бетте, – диде күрәзәче канәгать калып. – Кайткач, иртәнгә кадәр йокларсың.
Шулай булды да. Тик менә хәзер иртәләрен уяна алмый интегә Гаптери. Инде нинди багучыга барасы?!

Теги: Фирдәвес Зариф

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру