Күп көлгәнгә, ахры, күп еладым, Күз яшьләрен йотып эчемә... Салкын ташка ятып еладым мин, Чык сарыган үлән өстендә.
Күп көлгәнгә, ахры, күп еладым,
Күз яшьләрен йотып эчемә...
Салкын ташка ятып еладым мин,
Чык сарыган үлән өстендә.
Изү ертып елау кирәк чакта
Көлгәнмен мин авыз күтәреп, –
Шуңа күрә саллы йодрыкларның
Хатирәсе миндә җитәрлек.
Рәхәтләнеп көлү кирәк чакта,
Йодрык кысып, ялгыз еладым.
Еламады дөнья, көлмәде дә –
Тып-тын гына мине сынады.
Наздан гына булмый икән дөнья,
Булмый икән тоташ дөмбәстән,
Өйрәтте ул - тоташ еламаска
Һәм шулай ук тоташ көлмәскә...
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала