Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Фәйрүзә Мөслимова. Юк

Фәйрүзә Мөслимова. Юк

Яшәвемнең инде мәгънәсе юк,Хат язарга якын кешем юк,Көннәремнең нурлы кояшы юк,Төннәремдә татлы төшем юк.Башкаемда бетмәс уйларым бар,Җанга кабык – сыным-буем бар.Минем хәлдән гафил бу дөньядаЫгы-зыгы...

Яшәвемнең инде мәгънәсе юк,
Хат язарга якын кешем юк,
Көннәремнең нурлы кояшы юк,
Төннәремдә татлы төшем юк.
Башкаемда бетмәс уйларым бар,
Җанга кабык – сыным-буем бар.
Минем хәлдән гафил бу дөньяда
Ыгы-зыгы, бетмәс уен бар.
Үз башыннан кичми аңлаучы юк,
Чит кешенең читтә эше юк.
Бу йөрәгем ничек туктап калмый,
Җирдә әнкәм - газиз кешем юк!
Фото: pixabay
#Фәйрүзә Мөслимова #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи