Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Нури Арсланов. Юасы иде

Нури Арсланов. Юасы иде

Елыйсы килә, яшь килми,И җанның кыйналганы, —Сагышның күздән түгелми,Таш булып җыйналганы!..Яшьсез елаулары авыр,Түзсәң дә, түзмәсәң дә,Теңкəң корып, катса бәгырь —Юк дәва, эзләсәң дә.Юасы иде, яшьләр...

Елыйсы килә, яшь килми,
И җанның кыйналганы, —
Сагышның күздән түгелми,
Таш булып җыйналганы!..
Яшьсез елаулары авыр,
Түзсәң дә, түзмәсәң дә,
Теңкəң корып, катса бәгырь —
Юк дәва, эзләсәң дә.
Юасы иде, яшьләрем,
Шул газап ташларын бер, -
Юансын иде, эчләрен
Бушатып, калган гомер...
Фото: pixabay
#Нури Арсланов #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи