Әдәби мирас Уку өчен 2 минут

Ышанырсың микән? 

Ышанырсың микән? 

Качып кынаТурыгызгаНичә тапкыр килгәнемне,ТәрәзәңнәнГөлләреңәСулар сибеп йөргәнеңне Күзәтсәм дә,СизмәвеңнеӘйтсәм, ышанырсың микән?СабантуйдаЙолдыз кашкаАл бирмичә узып килгәч,Аңа сөлге бәйләвеңне,Маңг...




Качып кына
Турыгызга
Ничә тапкыр килгәнемне,
Тәрәзәңнән
Гөлләреңә
Сулар сибеп йөргәнеңне 
Күзәтсәм дә,
Сизмәвеңне

Әйтсәм, ышанырсың микән?
Сабантуйда
Йолдыз кашка

Ал бирмичә узып килгәч,

Аңа сөлге бәйләвеңне,

Маңгаеннан үпкәнеңне күргәч,

Шул кашкадан

Ничек көнләшүемне

Әйтсәм, ышанырсың микән?

Унсигездә

Хис ташкыны

Шигырь булып үрелгәндә,

Җырларымнан тәкыя үреп,

Күңелеңә кидергәндә,

Күрше авыл

Егетенә

Вәгъдәң барлыгын белгәндә,

Яшәүдән

Ваз кичүемне

Әйтсәм, ышанырсың микән?

Күктән йолдыз

Атылганда

Күк капусы ачыла дип,

Өметләнеп

Йөргәнемне,

Насыйп итә күр аны, дип,

Хәзергәчә теләвемне

Әйтсәм әгәр,

Көләрсеңме:

- Юләр син, — дип...

Әллә ышанырсың микән?






Мөхәммәт Мирза

Фото: pixabay
#Мөхәммәт Мирза #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи