Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Яшьлегемә хат

Яшьлегемә хат

Мин күрергә телим синеМине аңламаганнарның беренчесен!Ә ни өчен?Җанда яра булып калгансыңмы?Сызлап,һаман сагындырасыңмы?Күңел моңнарымны тик синСабый йокысыннан уяталгангамы?ӘлләҮзең шул моңнарда калг...

Мин күрергә телим сине
Мине аңламаганнарның беренчесен!
Ә ни өчен?
Җанда яра булып калгансыңмы?
Сызлап,
һаман сагындырасыңмы?
Күңел моңнарымны тик син
Сабый йокысыннан уяталгангамы?
Әллә
Үзең шул моңнарда калгангамы?
Минем ялгышларны,
кыен язмышымны
Әллә каян,
алдан күрә алгангамы?
Шуңа, качып,
юл башында калгангамы?
Мин күрергә телим
Мине,
ахры, аңлый алганнарның беренчесен:
Тыныч бәхетеңә кагылмыйча,
Сиңа рәхмәт әйтеп бары,
кире китү өчен!
Мин күрергә телим сине...
Рәдиф Гаташ
Фото: pixabay
#Рәдиф Гаташ #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи