Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Илдар Юзеев. Яшик әле

Илдар Юзеев. Яшик әле

Яшьлек елларыбыз — җан өшеткеч:Җайсыз-көйсез иде,Беребезнең — кияр киеме юк,Беребез — өйсез иде.Язмыш безнең баштан сыйпамады,Үзе күргән — аңлар.Гарипләнде — төннәр, сүнде — шәмнәр,Исән калды җаннар.Җ...

Яшьлек елларыбыз — җан өшеткеч:
Җайсыз-көйсез иде,
Беребезнең — кияр киеме юк,
Беребез — өйсез иде.
Язмыш безнең баштан сыйпамады,
Үзе күргән — аңлар.
Гарипләнде — төннәр, сүнде — шәмнәр,
Исән калды җаннар.
Җанны эшкә кушып, тешне кысып,
Горур атлап киттек,
Берәүне дә өйле итәлмәдек,
Әмма көйле иттек.
Нәр мәҗлестә аек булмасак та,
Аек булдык — җырда.
Шаккатырлык эшләр кылмасак та,
Лаек булдык чорга!
Бер көй тапкан кебек җиде нота:
До-ре-ми-фа-соль-ля-си...
Сирәк-мирәк тостлар тота-тота,
Тормыш агуларын йота-йота,
Илдар, Фасил яши.
Кайберәүләр, бәлки, «мескеннәр...» дип
Көләләрдер бездән.
Без рух белән, дустым, көчлерәк бит
Хәтта үзебездән!
Яшик әле тормыш агуларын
Шактый киметкәнче,
Йөрәк — телгәләнеп, үзәк — өзгәләнеп,
Җанда — көй беткәнче!
Фото: pixabay
#Илдар Юзеев #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи