Мәдәният Уку өчен 2 минут

Тәрәз йөзлекләрең кем уйган?

«Татмедиа» матбугат йортының җыелышлар залында «Татар Йорт» фотоконкурсын игълан итүгә багышланган очрашу булды. Журналистлар алдында әлеге бәйгене оештыручылар – коллекционер һәм татар киемен тергезүче Гөлшат Нугайбәкова, төбәк тарихын өйрәнүче Аяз Хантимеров, «Миллиард.Татар» интернет-басмасы баш мөхәррире Арслан Минвәлиев, шулай ук галимнәр – Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘһСИ) хезмәткәрләре – Рауза Солтанова белән Людмила Шкляева чыгыш ясады.

Татарстанның Мөслим районындагы Мөслим авылында яшәүче Ильяс Зиннуров йорты. /Фото – И.Зиннуровның гаилә архивыннан.
Татарстанның Мөслим районындагы Мөслим авылында яшәүче Ильяс Зиннуров йорты. /Фото – И.Зиннуровның гаилә архивыннан.

Шөкер, мирасыбыз гаять киң кырлы. Аларның матди якка караганнары да, рухыбызны кайгыртканнары да шактый күп җыела. Шул ук вакытта матди дигәннәрен саклавы кыенрак. Бигрәк тә агач архитектурасына – халык төзелеш сәнгатенә, мигъмарлыкка караганнары аеруча зур игътибар, чыгым таләп итә. Әнә мәшһүр сәүдәгәр, фабрикант, иганәче Акчуриннарның Ульяновск өлкәсендәге Барыш районының Зөябаш авылында (XIX гасыр) булган милли агач архитектурабызның күркәм үрнәкләре – йорт-биналарның күбесе бүген, ни кызганыч, ярымхәрабә хәлендә. Кайберләре инде янып әрәм булган. Бурдан кала, уттан калмый, дигәндәй, янгын-мазар чыга калса, өйне генә түгел, йорт каршындагы ырыс капкаларны, милли бизәкләр уелган коймаларны да ялап кына алачак лабаса.

– Мондый конкурслар бик мөһим. Без төрле тарафтан татар тиңдәшлеген эзлибез. Ни кызганыч, байтак кына төштә, бигрәк тә шәһәр җирендә, аеруча чит илләрдә татар эзләре җуела бара. Агач өйләрне, берничә катлы таш йортларны кысрыклап, алар урынына күктерәрләр килә. Миңа берничә ел элек Ташкентта булырга туры килде. Шул чакта мине: «Элек монда Нугай-Курган дигән татар авылы балкып утыра иде. Хәзер калага кушылып бетте. Татарларыбыз калмады диярлек: бер өлеше үзбәкләр белән катнаш гаилә корды, байтагы күчеп китте», – дип, шәһәр читендәге бер бистәгә алып бардылар. Анда татар эзе калмаган дияр идең, милли бизәкләребез төшерелгән бер матур капкага тап булдым. Андый ядкәрләрне барларга, фотосурәткә алып булса да, теркәп калдырырга кирәк, – дип Арслан Минвәлиев матбугат очрашуын башлап җибәрде.

– Хәзер татар йортлары үз милли йөзен югалтып бара. Коймалар, капкалар профнастилдан ясала. Бөтенесе – түбәләр, капка-коймалар шуннан, хәтта йортларны да профнастил калай белән тышлый башладылар, – дип, Гөлшат Нугайбәкова бу җәһәттән чама хисен онытып җибәрүләренә мисаллар китерде. – Кайбер шәһәр оешмаларында арттырып та җибәрәләр. Күптән түгел башкалабыздагы бер учреждениегә кергән идем: бәдрәф ишегендә кояш сурәте, шуңа бара торган сукмак-диварда лалә чәчәкләре. Югыйсә аларның урыны йорт бизәлешендә, капка-коймаларда булырга тиеш. Болай мәсхәрәләмик инде! Бүген лалә чәчәген кайда һәм ни рәвешле генә сурәтләмиләр: түбәйтәйдә, яулыкта, акча янчыгында, чанта-сумкада…

– Республикабызда, ни кызганыч, этнографик авыл юк, – дип, Гөлшат ханым бу җәһәттән якын-ерак төбәкләрдән уңай мисаллар китерде. Әнә Марий Эл Республикасында Чабаксар сусаклагычын корганда байтак кына авылга су астында калу куркынычы янагач, комиссия төзеп, иң матур йортларны, капка-коймаларны сүтеп алып, калку җиргә күчереп, этнографик авыл корганнар – ачык һавадагы музей-ядкәр булдырганнар. Кострома өлкәсендә дә шундый күркәм агач йортлардан корылган тулы бер урам бар икән.

– Әлеге фотоконкурс уртак эшебез булачак. Без агач архитектурабызның иң матур үрнәкләреннән тупланган фотобанк булдырырга ниятлибез. Татар йортының үрнәк-өлгесе булсын. Бәлкем кемнәрдер шуннан күреп кызыксынып китәр, борынгыны тергезергә омтылыр, – дип, үз чиратында Аяз Хантимеров шактый гына милләттәшебезнең борынгылыкны искелек калдыгы дип саный башлавына, озак уйлап тормый узган гасырлардан калган шәйядкәрләрдән ансат кына баш тартуына аптыравын җиткерде.

Рауза Солтанова, Аяз Хантимеров, Гөлшат Нугайбәкова, Людмила Шкляева. /Р.Минһаҗ фотосы.
Рауза Солтанова, Аяз Хантимеров, Гөлшат Нугайбәкова, Людмила Шкляева. /Р.Минһаҗ фотосы.

– Татар ыру-кабиләсен күптән оныткан булса да, күчмән булып калган, ахры. Яңа технологияләрне, яңа төзелеш материалларын без бик тиз үзләштерәбез, үзебезнеке итәргә ашыгабыз. Югыйсә, шәһәр цивилизациясе дә безнең канда тирән тамыр җибәргән. Тик без, нишләптер, ядкәрләрне җыярга, сакларга күнекмәгән. Әнә йортлар газлаштырылгач, авылларда мичләр дә калмады диярлек, – диде Аяз Хантимеров.

Милли ядкәрләребезне теркәп-барлап калу максатында, Аяз 150дән артык татар авылын гизгән икән.

Һәр авылның остасы бар

Халык төзелеш сәнгате – ТӘһСИ галимнәре Рауза Солтанова, Людмила Шкляевалар өчен аеруча якын тема. Татарстан районнарын, илебезнең татар төбәкләрен өйрәнү максатында институт оештырган комплекслы экспедицияләр вакытында бу җәһәттә туплаган мәгълүматларны туплап бастырып чыгарабыз дисәк, һичшиксез, берничә томлык хезмәт дөнья күрер иде. Хәер, сәнгать фәннәре кандидаты Людмила Шкляеваның фәнни эше – «Народное искусство домовой резьбы у татар Среднего Поволжья середины XX – начала XXI века» монографиясе – шушы мөһим эшчәнлекнең бер саллы нәтиҗәсе дә инде.

– Шөкер, әле һәр авылда агач эше осталары бар. Яңа төр төзелеш материалларын күпләп файдалануга карамастан, әле дә шактый гына авылда табигый матурлык саклана. Әйтик, Курган өлкәсендәге татар авылларында бик матур, бизәкле, тышланмаган агач йортлар бар. Башка төбәкләрдән дә байтак уңай мисаллар китерергә мөмкин, – дип, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендәге Яушевлар йортының сакланышын мактап телгә алды. Анда иске тәрәзә йөзлекләрен яңартып, төзекләндереп файдалану мисалларын да күрсәткәннәр. Азнакай районының Чалпы авылында яшәүче агач остасы Илдар Һадиевның бу эшкә киң колач белән тотынганлыгы галимнәрне аеруча куандырган. Чалпыдагы остага авыл мәдәният йортының бер зур залын остаханә итеп файдалану өчен биргәннәр икән. Илдар оста берничә тапкыр грант откан. Галимнәрнең сөйләвенә караганда, тирәяк авылларда яшәүче осталарның эшләре белән генә кызыксынып калмыйча, ул бу көннәрдә Себер, Әстерхан якларындагы татар авылларының агач архитектурасын өйрәнеп кайтырга җыена. Экспедиция вакытында Башкортстанның Аскын районындагы Яңа Казанчы авылында яшәүче Фазылҗан Хәсәновның кул эшләре дә галимнәрне таңга калдырган. Туган авылындагы бик күп йортларны Фазылҗан оста салган икән. Балта остасының бер йорты икенчесен кабатламый, һәрберсенең ниндидер үзенчәлеге бар. Билгеле, аеруча яратып, җан атып эшләгәнгә, авылдагы иң матур йорт – Хәсәновныкы.

Башкортстанның – Илеш, Татарстанның Актаныш, Минзәлә, Мөслим районнарында да ерактан балкып, «көлеп» торган бик күркәм йортларга тап булган фән әһелләре. «Тәгаен алганда, Мөслим районы үзәгендәге Мөслим авылында яшәүче Ильяс Зиннуров йорты – шундыйлардан. Милли йорт саласы килгән кешеләргә бездә байтак агач архитектура проектлары үрнәкләре бар. Без районнарны үрнәк итеп китергәндә, тәкъдим иткәндә нәкъ менә шул төбәккә, әйтик, Актаныш, Азнакай, Минзәлә районнарына гына хас булган, иң традицион бизәкләрне генә сайлап алабыз», – дип тәмамлады сүзен Рауза ханым.

Оренбург өлкәсендәге Әсәкәй районының Яңа Солтангол авылындагы иске йорт. /Р.Минһаҗ фотосы.
Оренбург өлкәсендәге Әсәкәй районының Яңа Солтангол авылындагы иске йорт. /Р.Минһаҗ фотосы.

Озын сүзнең кыскасы, конкурска килгән фотосурәтләр биш номинация буенча каралачак. Болар – «Тәрәзә йөзлекләре», «Иң матур татар йорты», «Өй каршындагы койма, капка», «Югалтылган мирас», «Иң матур татар урамы». Җиңүчеләргә акчалата бүләк бирү каралган.

Без, журналистлар, үз чиратыбызда: «Бөтен бер урамны, әйтик, Томскидагы (сүз уңаеннан, бабаларыбыз аны – Тумлы, Омскины – Умлы дип йөрткән) Татар урамын берничек тә тулаем бер фотога сыйдырып булмый», – дип кызыксындык. Оештыручылар, аны видеога төшерергә мөмкин, видеоларны аерым карарбыз, дип җавап бирде.

Ягъкуб Тимерпулат улы Акчуринның Барыштагы (Гурьевкадагы) йорты. /Л. Гобәйдуллин фотосы.
Ягъкуб Тимерпулат улы Акчуринның Барыштагы (Гурьевкадагы) йорты. /Л. Гобәйдуллин фотосы.

Татар агач төзелеш сәнгатен саклауга багышланган «Татар Йорт» фотоконкурсы агач архитектурасы белән кызыксынучылар сафын арттырыр, халкыбызда әлеге бәһасез матди мирасны саклау теләге уятыр, дип өметләнә оештыручылар. Конкурска фотоматериаллар быелның сентябреннән 2027 елның 1 маена кадәр кабул ителә. Шулай ук «Иң яхшы видео» номинациясенә дә видеороликлар тәкъдим итәргә була. Җиңүчеләр 1 июньгә кадәр билгеләнер дип көтелә. Конкурсның бүләкләү фонды – 300 мең сум. Бәйгенең нигезләмәсе белән «Миллиард.Татар» порталында (milliard.tatar) танышырга мөмкин. 16+

 

  • «Мәдәни җомга» газетасы

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи