Шәхесләребез Уку өчен 4 минут

Өзелгән җыр кабат ялганды

Шушы көннәрдә генә Татарстан радиосы дулкыннарында яңгыраган «Яшьлек аланы» тапшыруы халык арасында аерым бер кызыксыну уятты, чөнки анда яктыртылган вакыйга үзе кызыклы иде. Тыңлаучыларыбыз игътибарына күптән түгел Казанда җырчы Зөлфия Камалованың якты рухын искә алу кичәсеннән репортаж тәкъдим ителде.

Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Камалова (1969-2024). 2019 елда Казанда «Алты көн ярату» альбомын тәкъдим итү концертында. /С.Камалетдинов фотосы.
Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Камалова (1969-2024). 2019 елда Казанда «Алты көн ярату» альбомын тәкъдим итү концертында. /С.Камалетдинов фотосы.

 

Кеше туган җиреннән читтә яшәп тә, әгәр йөрәге белән халкына, мәдәниятенә тугры кала икән, мондый шәхес хөрмәткә һәм соклануга лаек. Татар җыр-моңына заманча сулыш өреп, аны дөнья сәхнәсенә чыгарган Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Камалова нәкъ шундый кабатланмас шәхес иде.

Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә туып-үскән кыз ерак Австралиядә яшәсә дә, күңеле белән туган җиреннән аерылмады. Ул Европа, Россия һәм дөньяның башка илләрендә татар мәдәниятен танытты, татар халык музыкасын заманча жанрлар белән оста итеп үреп, яңа, кабатланмас яңгыраш тудырды. Зөлфия Камалова җырлары аша күпләр татар теленә, татар моңына гашыйк булды, үз тамырларын барлады. Аның вакытсыз арабыздан китүенә 18 сентябрьдә ике ел тулды. Әмма вакыт Зөлфия ханымның үзен дә, иҗатын да тоныклата алмый, ул бүген дә яшь музыкантларны яңа эзләнүләргә илһамландыручы йолдыз булып балкый.

 

 

Юксыну концерты

Казанның Г.Камал театры янындагы яр буенда Yummy Music лейблы оештырган «Зөлфия Камаловага багышлау» концерты узды. Бу – гадәти концерт кына түгел, ә җырчыбызга, татар музыкасының кабатланмас остасына булган ихтирам, юксыну һәм мәхәббәт хисләрен белдерүе иде.

Кичәдә төрле елларда Зөлфия Камалова белән бергә эшләгән, аның концерт программаларында катнашкан музыкантлар – Геннадий Лаврентьев һәм Марат Taturas катнашты. Сәхнәдәге һәр солист һәм музыкант Зөлфия Камалованың җырларын аның рухын саклап, йөрәге аша уздырып, яңача итеп башкарды. Булат Шәйми, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Илгиз Шәйхразиев, Рәдиф Кашапов, Дышать (Гөлназ Шакирова), Elina (Элина Ситдикова), Алсу Мансурова башкаруында «Минем дөньяда», «Йокысызлык», «Кайда соң син», «Бар да үзгә» кебек хитлар һәм халык җырлары кабат яңгырады, һәркайсы якты моң булып тамашачы йөрәгенә үтеп керде. Һәр чыгыш – кадерле хатирәләрне яңартты.

Без концертта катнашкан солистлардан Зөлфия Камалова белән бәйле истәлекләрен уртаклашуларын үтендек.

2026 елның августында Казанда «Зөлфия Камаловага багышлау» концертында катнашкан солистлар һәм музыкантлар. /Yummy Music лейблы фотосы.
2026 елның августында Казанда «Зөлфия Камаловага багышлау» концертында катнашкан солистлар һәм музыкантлар. /Yummy Music лейблы фотосы.

 

«Бай иҗаты яшәсен дип телибез»

Yummy Music лейблының продюсеры Булат Шәйми белән әңгәмәдән өзек:

– Булат, «Зөлфия Камаловага багышлау» концертын оештыру идеясе ничек туды?

– Әлеге фикер Ильяс Гаффаровтан чыкты. Ул – Yummy Music лейблына нигез салучы, Зөлфия Камалова белән бергә концертлар оештырган кеше. 2024 елда ук, Зөлфия Камалова исән вакытта, «ДәртФест» фестивале кысаларында трибьют куелды. Хәзер шушы программаны нигез итеп алдык, яңа солистлар чакырдык. Әлеге программаны нибары бер ай эчендә башкарып чыктык, чөнки аның күп өлеше әзер иде инде.

– Зөлфия Камалова дөньяга татар мәдәниятен һәм телен танытты Бүгенге көндә яшь башкаручылар әлеге иҗади юнәлешне дәвам итәме?

– Әйе, әлбәттә. Зөлфия Камалованың иҗаты заманча татар музыкасы үсешенә зур этәргеч бирә, бигрәк тә безнең Yummy Music лейблыбызда чыгыш ясаучы яшь музыкантлар өчен илһам чыганагы булып тора. Зөлфия ханымның иҗат принциплары безнең өчен дә актуаль, аның сәнгатькә карашы безнеке белән тәңгәл килә. Шәхсән минем өчен аның шундый заманча карашлы булуы, татар телендә җырлап, төрле жанрларны берләштерергә курыкмавы, музыкада ирекле булуы якын.

– Рухы шат, урыны җәннәттә булсын дип телибез.

– Амин, шулай булсын. Без бу эшне аның якты истәлегенә багышлап, бай иҗаты яшәсен дигән максат белән башкардык.

 

Зөлфия Камалованың апасы Әлфия Миронова концерттан соң рәхмәтләрен җиткерде. /Yummy Music лейблы фотосы.
Зөлфия Камалованың апасы Әлфия Миронова концерттан соң рәхмәтләрен җиткерде. /Yummy Music лейблы фотосы.

 

«Ул мине илһамландырды»

Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Татарстанның атказанган артисты:

– Миңа Зөлфия Камалова белән бергә җырлау бәхете тиде. Безнең иҗади дуслык юллары 2019 елда «Крутушка» фестивалендә кисеште. Ул чакта без «Сахралар» дигән җырны башкарган идек. 2024 елда, Г.Камал исемендәге театр сәхнәсендә Зөлфия ханымның концертында бергә «Ай, былбылым», «Кар ява» җырлары белән чыгыш ясадык. Күптән түгел «Җаныем-җанашым» дигән татар халык җырларыннан торган альбомыбызны эшләп бетердек. «Алым җәл түгел сиңа» җырын мин нәкъ менә Зөлфия апаның аранжировкасында яздырдым. Аның рухы бу җырга кабатланмас төсмер бирде. Мин аны быел «Каракүз» этно-модерн һәм Борис Березовский исемендәге фестивальләрдә һәм бүгенге багышлау концертында башкардым. Зөлфия Камалова уорлд-мьюзик стилендә иҗат иткән кеше, ул мине шул стильда эшләргә илһамландырды. Бәлки, киләчәктә мин дә аның кебек татар халык җырларын заманча, кызыклы яңгырашта бирү юлын дәвам итәрмен.

 

«Аны беләләр, яраталар»

Илгиз Шәйхразиев, автор-башкаручы:

2015 елда мин «Сорнай» ансамбле белән Төркиядә узган фестивальдә катнашкан идем. Анда Венгрия, Франция һәм башка илләрдән килгән катнашучылар, иҗат төркемнәре бар иде. Көтмәгәндә минем яныма Швециядән бер кыз йөгереп килде дә:

– Татарстанмы? – дип сорады.

– Әйе, Татарстан, – дип җавап кайтардым.

Шул вакыт ул, шатлыгын яшермичә:

– Ооо, мин Зөлфия Камалованы беләм! – диде.

 

«Аның җырларын тыңлагыз!»

Гөлназ Шакирова, «Дышать» тәхәллүсе астында иҗат итүче автор-башкаручы:

– Зөлфия Камалова музыкаль шагыйрә. Кызганыч, аның белән шәхсән танышырга өлгермәдем, әмма аның музыкасына гашыйк булдым. Зөлфия апа экспериментлардан курыкмыйча, төрле уен коралларын, төрле тавышларны берләштереп, үзеннән соң бай мирас калдырып китте. Өйгә кайткач, һичшиксез, аның җырларын тыңлагыз!

 

«Ул үзе бик гади иде»

Алсу Мансурова, автор-башкаручы:

– Казанга күченгәч, мин Yummy Music лейблы белән эшли башладым, нәкъ менә шушы егетләр һәм кызлар командасы мине аның иҗаты белән таныштырды. 2022 елның сентябрь аенда Зөлфия апа Милли китапханәдә концерт куйды. Ул юка гына зәңгәрсу күлмәктән иде. Мин аңа сокланып карап тордым. Ул үзе бик гади, ә аның музыкасы аша ниндидер сихри көч, илаһи моң агыла иде сыман.

 

«Аның иҗаты онытылмасын иде»

Концерт ахырында Зөлфия Камалованың апасы Әлфия Миронова сәхнәгә чыкты. Ул күз яшьләре аша рәхмәтләрен һәм җылы теләкләрен җиткерде: «Зөлфия һәрвакыт Казанга, үзенең тамашачылары янына ашкынып торды. Чөнки биредә аны башка төрле яраталар иде, ул ярату тирән аңлау белән сугарылган иде. Аның җырларының сүзен дә, моңын да, җанын да аңладылар. Шуңа күрә аның күңеле гел шушында булды. Зөлфия музыкасын кабатланмас, үзенчәлекле итәргә омтылды, әмма шул ук вакытта анда татар рухы һәрвакыт сакланды. Бүгенге концертта, минемчә, аның җаны монда иде. Нәкъ аныңча, нәкъ ул яратканча зәвыклы, ихлас булды... Бу искиткеч кичәне бүләк иткән барча музыкантларга, солистларга чиксез рәхмәтлемен. Аны яратканыгыз өчен рәхмәт. Үткән заманда сөйлисе килми, сез аны әле дә ярата торгансыздыр. Ул йолдыз кебек кабынды да, якты эз калдырып, атылып та китте... Минем иң зур теләгем: аның иҗаты онытылмасын иде», – диде ул.

Болар – без ишеткән берничә хатирә генә. Зөлфия Камалова күпләрнең күңеленә нур салган, аның турындагы һәр истәлек кабатланмас иҗатын һәм нечкә күңелле булуын раслый.

Зөлфия Камалованың җырларын башкаручылар аның нечкә тойгыларын саклап, яңа сулыш өрде. Әйтерсең, безне аның белән очраштырды. Һәр нотада ярату, һәр сүздә – сагыну иде…

Концертка меңнән артык тамашачы җыелды, араларында төрле буын вәкилләре бар иде. Зөлфия Камалова арабыздан китте, ләкин аның моңы, җырлары калды. Алар вакыт агышына бирешми. Аның иҗаты – туган җиргә, туган телгә, моңга тугрылыкның ачык мисалы.

 

Татарстан радиосында чыга торган «Яшьлек аланы» тапшыруының Зөлфия Камалова истәлегенә багышланган чыгарылышын тыңларга тәкъдим итәбез. 16+

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи