Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

"Яшәүмени, сиңа үз гомереңдә..."

"Яшәүмени, сиңа үз гомереңдә..."

Яшәүмени, сиңа үз гомереңдәИрләр кулы бер дә сукмаса.Нәрсә кызык: ике мендәр салып,Үз-үзеңне кочып йокласаң.Яшәүмени, тәмле ашың беләнСыйламагач газиз кешеңне,Нәрсә кызык: аны гына уйлапҮткәрмәгәч ирт...

Яшәүмени, сиңа үз гомереңдә
Ирләр кулы бер дә сукмаса.
Нәрсә кызык: ике мендәр салып,
Үз-үзеңне кочып йокласаң.
Яшәүмени, тәмле ашың белән
Сыйламагач газиз кешеңне,
Нәрсә кызык: аны гына уйлап
Үткәрмәгәч иртәң-кичеңне.
Яшәүмени, әгәр шифоньерда
Ирләр киеме эленеп тормаса,
Нәрсә кызык: назлап исни-исни,
Ирләр киемен чайкап юмасаң.
Яшәүмени, иртән, изелеп-бетеп,
Ир кеше куеныннан чыкмасаң?! -
«Ни пычагыма соң алар!» диеп,
Сөйләп торган булма ичмасам!
Шәмсия Җиһангирова
Фото: pixabay
#Шәмсия Җиһангирова #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи