Урам. Буран. Тәрәз. Тәрәздә - мин.Үткән һәр кешене карап торам.«Бер, ике...» дип шулай, «егерме...» дип,Гомер мизгелләрен санап торам.Атылып чыгам буран уртасына,Көртләр ярып барам, барам, барам...Нич...
Урам. Буран. Тәрәз. Тәрәздә - мин.
Үткән һәр кешене карап торам.
«Бер, ике...» дип шулай, «егерме...» дип,
Гомер мизгелләрен санап торам.
Атылып чыгам буран уртасына,
Көртләр ярып барам, барам, барам...
Ничә айлар инде, ничә еллар...
Уем белән һаман сиңа табан.
Тик бураннар гына туктамасын! -
Килеп җитәм инде менә-менә!
Урам. Буран. Тәрәз. Тәрәздә - мин.
Яшәп булмый шигырь белән генә...
Шәмсия Җиһангирова
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала