Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Газинур Морат. Яратырга телим

Газинур Морат. Яратырга телим

Бу дөньяда, бу гөнаһлы җирдә,Йә, әйтегез, кем мин?Әйдә, мине яратмасын беркем –Яратырга телим.Кочагыңны аччы, и Сылукай,Бер юаныйм, эрим.Син дә әллә яратмыйсың?! —Ә минЯратырга телим.Синең өчен, бәлки...

Бу дөньяда, бу гөнаһлы җирдә,
Йә, әйтегез, кем мин?
Әйдә, мине яратмасын беркем –
Яратырга телим.
Кочагыңны аччы, и Сылукай,
Бер юаныйм, эрим.
Син дә әллә яратмыйсың?! —
Ә мин
Яратырга телим.
Синең өчен, бәлки, чыклы иртә,
Бәлки, шыксыз төн мин.
Күкләреңдә тик йолдызлар
янсын –
Яратырга телим.
Бу дөньяда, бу гөнаһлы җирдә
Ник яшәлгән — белмим.
Яратырга телим.
Фото: pixabay
#Газинур Морат #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи