Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

"Я дөньяны үзгәртәм мин бүген..."

"Я дөньяны үзгәртәм мин бүген..."

Елый-елый, сугыша-сугыша җирдә,Акыл күпме җавап эзләгән...Я дөньяны үзгәртәм мин бүген,Я булмаса үзем үзгәрәм.Аңламыйлар, җилне зәңгәр дисәң,Тормышыбыз - Сабантуй дисәң.Һәрнәрсәгә минем үз атамам:Айны...

Елый-елый, сугыша-сугыша җирдә,
Акыл күпме җавап эзләгән...
Я дөньяны үзгәртәм мин бүген,
Я булмаса үзем үзгәрәм.

Аңламыйлар, җилне зәңгәр дисәң,
Тормышыбыз - Сабантуй дисәң.
Һәрнәрсәгә минем үз атамам:
Айны кояш диям, теләсәм.
Чәчәкләргә үз исемем бирәм,
Мең тереләм көнгә, мең үләм.
...Үлем белән якалашканда да,
Акны кара диеп сөйләмәм.
Дуслар юкта чын дуслыкны мактыйм...
Бу дөньяда яшәү - мең рәхәт!
Адашыпмы, кайчак килеп чыга
Безнең йөрәккә дә мәхәббәт.
Кайчак ялгыш уңны, сулны бутыйм,
Булгалый ла инде, булгалый...
Кешеләрдән гел яхшылык телим,
Мин хыялый бугай, хыялый.
Хаксызлыкны күреп ярсыйм, шашам,
Матурлыкны күреп тезләнәм.
Я дөньяны үзгәртәм мин бүген,
Я булмаса
Үзем үзгәрәм.
Разил Вәлиев
Фото: pixabay
#Разил Вәлиев #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи