Үткән көннәремне кызганып,Йөрәккәем тибә сызланып:«Читтә күмгән гомереңнән файда –Милләтеңә хөррият кайда?»Һәркөн шулай уйга таламсың?Таң атса да, йөрәк янамсың?Хатирәләр сабый чагымныңКочкан аулым, ө...
Үткән көннәремне кызганып,
Йөрәккәем тибә сызланып:
«Читтә күмгән гомереңнән файда –
Милләтеңә хөррият кайда?»
Һәркөн шулай уйга таламсың?
Таң атса да, йөрәк янамсың?
Хатирәләр сабый чагымның
Кочкан аулым, өркеп каласын.
Хатирәләр ата-анамның,
Балаларым, бәгърем хатынымның,
Аглап (елап. – Х.М.) озатканын сугышка
Арасында әсир халкымның!
Хәтерләтеп анда аларның
Яшәүләрен куян күк посып,
Кара икмәккә дә туймыйча,
Эшләүләрен сыкрап, теш кысып...
Җитәр, хәсрәт йотма, талпынма!
Үз-үзеңне йолкып сагынма.
Өметле бул, эшлә, ялынма!
Көрәш юлың ачык, абынма!..
Йөрәккәем тибә сызланып:
«Читтә күмгән гомереңнән файда –
Милләтеңә хөррият кайда?»
Һәркөн шулай уйга таламсың?
Таң атса да, йөрәк янамсың?
Хатирәләр сабый чагымның
Кочкан аулым, өркеп каласын.
Хатирәләр ата-анамның,
Балаларым, бәгърем хатынымның,
Аглап (елап. – Х.М.) озатканын сугышка
Арасында әсир халкымның!
Хәтерләтеп анда аларның
Яшәүләрен куян күк посып,
Кара икмәккә дә туймыйча,
Эшләүләрен сыкрап, теш кысып...
Җитәр, хәсрәт йотма, талпынма!
Үз-үзеңне йолкып сагынма.
Өметле бул, эшлә, ялынма!
Көрәш юлың ачык, абынма!..
Нисан – апрель, 1948.
Ной-Ульм
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала