Изсәләр дә, кылыч чапсалар да,Юлыкса да юлда мең үткел,Шигырьле тел — фанилыкка бәйсез,Үлемгә баш бирми андый тел.Гамәлендә азат адәми зат —Амин тотсын яки чукынсын —Әмма сүздә шигъри куәт булса,Ул сү...
Изсәләр дә, кылыч чапсалар да,
Юлыкса да юлда мең үткел,
Шигырьле тел — фанилыкка бәйсез,
Үлемгә баш бирми андый тел.
Гамәлендә азат адәми зат —
Амин тотсын яки чукынсын —
Әмма сүздә шигъри куәт булса,
Ул сүз, димәк, үзе бер тылсым.
Шигъри сүзем минем — саф тылсымым
Авыр чакта сезгә кагылсын —
Савыктырсын, горур итсен берүк,
Кеше итсен безне бу тылсым!
Кардәшләрем! Сезнең җанда туган
Шигырьләрне әйтер сүз көчен
Ни өчендер Ходай миңа биргән —
Өлешемә тигән көмешем...
Дөньялыкта яман сүзләр булмый,
Яман әйтүчеләр булмаса —
Булсын сүзем сүзләр чишмәсенә
Сүзләр чылтыратыр Колаша.
Китсен сүзем фани бу дөньяга,
Йөрер юлы аның ак булсын —
Савыктырсын, горур итсен берүк,
Кеше итсен безне бу тылсым...
12 декабрь, 1992 ел.
Юлыкса да юлда мең үткел,
Шигырьле тел — фанилыкка бәйсез,
Үлемгә баш бирми андый тел.
Гамәлендә азат адәми зат —
Амин тотсын яки чукынсын —
Әмма сүздә шигъри куәт булса,
Ул сүз, димәк, үзе бер тылсым.
Шигъри сүзем минем — саф тылсымым
Авыр чакта сезгә кагылсын —
Савыктырсын, горур итсен берүк,
Кеше итсен безне бу тылсым!
Кардәшләрем! Сезнең җанда туган
Шигырьләрне әйтер сүз көчен
Ни өчендер Ходай миңа биргән —
Өлешемә тигән көмешем...
Дөньялыкта яман сүзләр булмый,
Яман әйтүчеләр булмаса —
Булсын сүзем сүзләр чишмәсенә
Сүзләр чылтыратыр Колаша.
Китсен сүзем фани бу дөньяга,
Йөрер юлы аның ак булсын —
Савыктырсын, горур итсен берүк,
Кеше итсен безне бу тылсым...
12 декабрь, 1992 ел.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала