Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Туй күлмәген кидем карадан...

Туй күлмәген кидем карадан...

Ялгыз аккош күрдем күлләрдә,Калтырана көзге җилләрдә.Ялгыз аккош кебек ялгыз калдымКавышабыз дигән көннәрдә.Кайтырмы, — дип, — ул чит илләрдән?Сорадым мин көзге җилләрдән.Сүз катмады көзге җилләр дә,К...

Ялгыз аккош күрдем күлләрдә,
Калтырана көзге җилләрдә.
Ялгыз аккош кебек ялгыз калдым
Кавышабыз дигән көннәрдә.
Кайтырмы, — дип, — ул чит илләрдән?
Сорадым мин көзге җилләрдән.
Сүз катмады көзге җилләр дә,
Күз яшьләре тамды күлләргә.
Хәбәр килде ерак илләрдән,
Канлы гауга купкан җирләрдән.
Юк аңларга хәлем, юк көчем:
Газиз башың салдың кем өчен...
Зиһеннәрем сүнде, таралды,
Якты иртәләрем каралды.
Бәхет гөлем чәчәк атмады,
Киткән ярым илгә кайтмады.
Зарыгып көткән көнем җитмәде,
Тәңрем кавышу насыйп итмәде.
Җаным яна авыр ярадан,
Туй күлмәген кидем карадан...
Резеда Вәлиева
Фото: pixabay
#Резеда Вәлиева #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи