РобагыйларИ, Асылзат! Берүзеңә ничаклы мал!Гашкыйк иргә нәрсә кирәк - барсы да бар.Барысы бар, тик мин генә җитмим сиңа,Учагымда ут сүнгәнче кочаклап кал.***Син ялгызак, мин гашыйк та ялгызак.Икәү йөр...
Робагыйлар
И, Асылзат! Берүзеңә ничаклы мал!
Гашкыйк иргә нәрсә кирәк - барсы да бар.
Барысы бар, тик мин генә җитмим сиңа,
Учагымда ут сүнгәнче кочаклап кал.
***
Син ялгызак, мин гашыйк та ялгызак.
Икәү йөрдек бакчада без бик озак:
Итәгеңә ябышкан бер тигәнәк,
Мин идем бит, сизмәдең шул, Пәризат
***
Минме синең утларыңда көймәгәнме?
Сине күзләп эзләреңнән йөрмәгәнме?
Ә беркөнне мине чиксез бәхет басты -
Егылдым да кочакладым күләгәңне.
***
Нишлим инде, сиңа гына табындым шул,
Сүнгән идем, сине күргәч кабындым шул,
Тәвәккәлләп кочагыңа чумыйм мәллә?-
Күлен сагынган үрдәк күп сагындым шул.
И, Асылзат! Берүзеңә ничаклы мал!
Гашкыйк иргә нәрсә кирәк - барсы да бар.
Барысы бар, тик мин генә җитмим сиңа,
Учагымда ут сүнгәнче кочаклап кал.
***
Син ялгызак, мин гашыйк та ялгызак.
Икәү йөрдек бакчада без бик озак:
Итәгеңә ябышкан бер тигәнәк,
Мин идем бит, сизмәдең шул, Пәризат
***
Минме синең утларыңда көймәгәнме?
Сине күзләп эзләреңнән йөрмәгәнме?
Ә беркөнне мине чиксез бәхет басты -
Егылдым да кочакладым күләгәңне.
***
Нишлим инде, сиңа гына табындым шул,
Сүнгән идем, сине күргәч кабындым шул,
Тәвәккәлләп кочагыңа чумыйм мәллә?-
Күлен сагынган үрдәк күп сагындым шул.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала