Кайвакыт күп төрлеУйлардан йөдисең...Килә бер җир буйлапКычкырып йөрисем:Басуда — арышлар,Бакчада әнисләрӨлгерде, торыгыз,Торыгыз, Алишлар...Кайвакыт тынлыктанКачасың юри син...Килә бер җир буйлапКычк...
Кайвакыт күп төрле
Уйлардан йөдисең...
Килә бер җир буйлап
Кычкырып йөрисем:
Басуда — арышлар,
Бакчада әнисләр
Өлгерде, торыгыз,
Торыгыз, Алишлар...
Кайвакыт тынлыктан
Качасың юри син...
Килә бер җир буйлап
Кычкырып йөрисем:
Дошманнар тынмаслар,
Коялар яңадан
Кургашлар, торыгыз,
Торыгыз, Курмашлар...
Кайвакыт исним дә
Чәчәкле җил исен,
Килә бер җир буйлап
Кычкырып йөрисем:
Чәчәкләр үсәләр,
Көн саен тормышта
Сез кирәк, торыгыз,
Торыгыз, Мусалар!
Уйлардан йөдисең...
Килә бер җир буйлап
Кычкырып йөрисем:
Басуда — арышлар,
Бакчада әнисләр
Өлгерде, торыгыз,
Торыгыз, Алишлар...
Кайвакыт тынлыктан
Качасың юри син...
Килә бер җир буйлап
Кычкырып йөрисем:
Дошманнар тынмаслар,
Коялар яңадан
Кургашлар, торыгыз,
Торыгыз, Курмашлар...
Кайвакыт исним дә
Чәчәкле җил исен,
Килә бер җир буйлап
Кычкырып йөрисем:
Чәчәкләр үсәләр,
Көн саен тормышта
Сез кирәк, торыгыз,
Торыгыз, Мусалар!
Фото: ftp.museum.ru
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала