Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Муса Җәлил. Тик булса иде ирек!

Муса Җәлил. Тик булса иде ирек!

Карлыгач булса идем,Канат кагынса идем,Җидгән йолдыз батканда,Чулпан йолдыз калыкканда,Туган илем, якты өем,Очып сиңа кайтыр идем,Сызылып таңнар атканда.Я булсам алтын балык,Ак дулкыннарны кагып,Ярсып...

Карлыгач булса идем,
Канат кагынса идем,
Җидгән йолдыз батканда,
Чулпан йолдыз калыкканда,
Туган илем, якты өем,
Очып сиңа кайтыр идем,
Сызылып таңнар атканда.
Я булсам алтын балык,
Ак дулкыннарны кагып,
Ярсып дәрья акканда,
Ташып ярдан ашканда,
Таң сөмбелем, нечкә билем,
Йөзеп сиңа кайтыр идем,
Күлне томан япканда.
Булсам җитез аргамак,
Көмеш ялымны тарап,
Таң җилләре искәндә,
Үләнгә чык төшкәндә,
Чулпан кызым, таң йолдызым,
Чабып сиңа кайтыр идем,
Гөлләр хуш ис сипкәндә.
Юк, барсыннан да элек,
Тик булса иде ирек,
Кылчым булса кынымда,
Карабиным кулымда,
Сине саклап, туган җирем,
Мин ирләрчә үләр идем
Данлы сугыш кырында.
Фото: pixabay
#Муса Җәлил #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи