Акыллы сүзләр эзләмә,табып, җилгә таратма —ни дә булса сөйлә генә —тавышыңны яратам!Мин аңларлык хәлдә түгел...Күзләремә кара да,сөйлә,сөйлә,сөйлә генә —тавышыңны яратам!Назлы сүзләр дә эзләмә,ялкын ө...
Акыллы сүзләр эзләмә,
табып, җилгә таратма —
ни дә булса сөйлә генә —
тавышыңны яратам!
Мин аңларлык хәлдә түгел...
Күзләремә кара да,
сөйлә,
сөйлә,
сөйлә генә —
тавышыңны яратам!
Назлы сүзләр дә эзләмә,
ялкын өрмә ярама —
ни дә булса сөйлә генә —
тавышыңны яратам.
Тынычландырма да мине -
күз яшемне яңартма...
Сөйлә,
сөйлә,
сөйлә генә —
тавышыңны яратам!
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала