Таҗи Гыйззәтнең тууына – 130 ел
Таҗи Кәлимулла улы Гыйззәтуллин 1895 елның 15 сентябрендә Әгерҗе районындагы Барҗы-Умга авылында туган. Драма студиясендә белем алганнан соң театрда уйный башлый, әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә. Үз гомерендә утыздан артык пьеса («Чаткылар», «Ташкыннар», «Наёмщик» һ.б.) иҗат итә. СССР Язучылар берлеге әгъзасы, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе. 1955 елның 7 мартында Казанда вафат була.
ӘДРӘН ДИҢГЕЗ
(Салих Сәйдәшев көе, «Чын мәхәббәт» пьесасыннан)
Әдрән диңгез, гүзәл диңгез,
Ай гүзәл диңгез.
Күп яуларны күргән диңгез,
Күргән ул диңгез.
Тау батыры Искәндәргә,
Искәндәргә
Җан дәвасын биргән диңгез,
Биргән ул диңгез.
Әдрән диңгез, зәңгәр диңгез,
Ай зәңгәр диңгез.
Култыклары йөз дә сигез,
Ай йөз дә сигез.
Үзенең батыр улларына,
Улларына Көрәш дәртен биргән диңгез,
Биргән ул диңгез.
Әдрән диңгез, даулы диңгез,
Даулы ул диңгез.
Тирәләре таулы диңгез,
Бик таулы диңгез.
Хәлен җуйган син бөркеткә,
Ай син бөркеткә
Шифа бирсен изге диңгез,
Изге ул диңгез. Әй!
ГАЙНАВАЛ ҖЫРЫ
(Җәүдәт Фәйзи көе, «Ташкыннар» драмасыннан)
Телеграмм баганасы
Олы юлга маяк ул.
Сагынасыңмы, дип сорыйсың,
Сагынмаган кая ул.
Телеграмм баганасын
Саныйсым калган икән.
Күз керфекләрем талганчы
Карыйсым калган икән.
Безнең авыл телеграмм
Баганасын кем куйган?
Китәсем килеп китмәдем,
Туган илдән кем туйган?
САУ БУЛЫГЫЗ
(Салих Сәйдәшев көе, «Наемщик» драмасыннан Батырҗан ариясе)
Сау бул, минем туып үскән ямьле илем,
Сау булсыннар урман, басу, кырларым,
Сау булсыннар печән чапкан болыннарым,
Сау булсыннар даннар тоткан сабан туйларым.
Рәхмәт сезгә, илнең батыр егетләре,
Сау булыгыз, дуслар, инде мин китәм;
Онытмагыз безнең изге эшебезне..
Иртән искән җилдән хәбәрләр көтәм.
ДИНАР ТАВЫ
(Салих Сәйдәшев көе, «Чын мәхәббәт» пьесасыннан)
Биек тә биек Динар тавыннан,
Динар тавыннан, ай тавыннан
Ага ыргылып язгы кар суы,
Язгы кар суы, кар суы;
Түгел ул аккан язгы кар суы,
Язгы кар суы,
Безнең йөрәкнең әрнеп ярсуы,
Әрнеп ярсуы.
Әйләнеп тиздән ачу көченә,
Ачу көченә,
Тупланып гомуми халык үченә,
Халык үченә,
Китәрбез, ташып, ярлардан ашып,
Ярлардан ашып.
Киң далаларны үтәрбез ярсып,
Үтәрбез ярсып.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала