Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Сынмый гына узып сынауларны...

Сынмый гына узып сынауларны...

Без дә төрле, юлыбыз да төрле,Төрлелеге белән кызык та.Үз рәхәтен тоймый яшидер улКеше бәхетенә кызыккан.Яшәү дәрте булсын күңелләрдә,Ике түгел, гомер бер килә.Кабатланмас һәрбер мизгелеңне"Бу  куаныч...

Без дә төрле, юлыбыз да төрле,
Төрлелеге белән кызык та.
Үз рәхәтен тоймый яшидер ул
Кеше бәхетенә кызыккан.
Яшәү дәрте булсын күңелләрдә,
Ике түгел, гомер бер килә.
Кабатланмас һәрбер мизгелеңне
"Бу  куаныч" диеп билгелә.
Гөлләрнең дә чәнечкесе була,
Язмышлардан юк шул узмышлар.
Сынмый гына узып сынауларны,
Рәхмәт әйтеп яшик язмышка.
Эльвира Сафина
Фото: pixabay
#Эльвира Сафина #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи