Син үстергән гөлләр, үзеңнән соң,Нидер әйткән кебек булдылар,Гөлләр телен, ахры, аңламадым...Никтер алар бик тиз сулдылар.Җаным тыныч иде ал гөлләреңГел яктыга таба үрләгәч.Әллә, әнкәй, син дә сулдыңм...
Син үстергән гөлләр, үзеңнән соң,
Нидер әйткән кебек булдылар,
Гөлләр телен, ахры, аңламадым...
Никтер алар бик тиз сулдылар.
Җаным тыныч иде ал гөлләрең
Гел яктыга таба үрләгәч.
Әллә, әнкәй, син дә сулдыңмы соң
Иркә-назлар миннән күрмәгәч?
Гөлләр белән син сөйләшә идең...
Төсең итеп инде багалмам,
Алтын гөлләр сөеп үстерсәм дә,
Синдәй гөлне мәңге табалмам...
Илдар Юзеев
Фото: pixabay
Нидер әйткән кебек булдылар,
Гөлләр телен, ахры, аңламадым...
Никтер алар бик тиз сулдылар.
Җаным тыныч иде ал гөлләрең
Гел яктыга таба үрләгәч.
Әллә, әнкәй, син дә сулдыңмы соң
Иркә-назлар миннән күрмәгәч?
Гөлләр белән син сөйләшә идең...
Төсең итеп инде багалмам,
Алтын гөлләр сөеп үстерсәм дә,
Синдәй гөлне мәңге табалмам...
Илдар Юзеев
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала