Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Соңгы хат

Соңгы хат

Исә җилләр. Көзге елак яңгырШыбыр-шыбыр коя сагышын.Балалары очкан буш ояданЯңгырый гүя сыктау тавышы.Киек кошлар инде хушлашалар;Канатларын кагып һавадан:- Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз! -диләр. -Очрашы...

Исә җилләр. Көзге елак яңгыр
Шыбыр-шыбыр коя сагышын.
Балалары очкан буш оядан
Яңгырый гүя сыктау тавышы.
Киек кошлар инде хушлашалар;
Канатларын кагып һавадан:
- Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз! -
диләр. -
Очрашырга язсын яңадан!
Урманнарда кызыл балан пешә.
Миләшләрнең якут төймәсе.
Көзге көннең әйтелмәгән зарын
Җилфердәгән җилләр сөйләсен!
Көзге яңгыр сары яфракларны
Көмеш җепкә тезә юлымда.
...Аерылуны раслап яшем тамган
Соңгы хатың тетри кулымда.
Салисә Гәрәева
Фото: pixabay
#Салисә Гәрәева #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи