Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

"Син язмаган бит ул шигырьне, Такташ язган! Аны бозарга ни хакың бар?"

"Син язмаган бит ул шигырьне, Такташ язган! Аны бозарга ни хакың бар?"

Такташ үзе язган шигырьләрне башка бер артистның сәхнәдән укуын бик игътибар белән тыңлый торган булган. Әгәр дә артист шигырьне бозса, сүзләрен ялгыш әйтсә, Такташ шундук сәхнә артына йөгереп керә ик...

Такташ үзе язган шигырьләрне башка бер артистның сәхнәдән укуын бик игътибар белән тыңлый торган булган. Әгәр дә артист шигырьне бозса, сүзләрен ялгыш әйтсә, Такташ шундук сәхнә артына йөгереп керә икән дә, ялгышкан артистка ризасызлыгын белдереп:
— Син язмаган бит ул шигырьне, Такташ язган! Аны бозарга ни хакың бар? — дип әйтә икән.
Трагик актер Мохтар Мутин Такташның «Мокамай»ын бик яхшы сөйли торган булган, ләкин Такташ исән чакта ул бер генә тапкыр да сәхнәдән торып «Мокамай»ны сөйләргә алынмаган.  Такташ вафат булгач кына Мохтар Мутин аның шигырьләрен сөйли башлый.






(Хәким Сәлимҗан авызыннан. 1981, 18 гыйнвар)


Фото: pixabay




#Рабит Батулла #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи