Саргаймаслар яшел яфраклар даяздан язга кадәр;таңнарның да җылы нуры бетмәс –син яратсаң әгәр.Алып килә торыр көннәр һамансөенечле хәбәр;күкләрендә кояшы да баймас –син яратсаң әгәр.Чиста тоту кирәк.М...
Саргаймаслар яшел яфраклар да
яздан язга кадәр;
таңнарның да җылы нуры бетмәс –
син яратсаң әгәр.
Алып килә торыр көннәр һаман
сөенечле хәбәр;
күкләрендә кояшы да баймас –
син яратсаң әгәр.
Чиста тоту кирәк.
Мәхәббәтне
алдау бик тә хәтәр.
Кичке моңнар мәңге серле калыр –
син яратсаң әгәр.
Җиңә алмас кебек беркайчан да
бәла,
каза,
зәһәр...
Төннәре дә үтмәс,
ай да китмәс –
син яратсаң әгәр.
Нәрсәләрдән генә коелса да:
корыч,
алмаз,
мәрмәр... –
чыдый алмас,
эреп бетәр йөрәк –
син яратсаң әгәр.
Кадыйр Сибгатуллин
Фото: pixabay
яздан язга кадәр;
таңнарның да җылы нуры бетмәс –
син яратсаң әгәр.
Алып килә торыр көннәр һаман
сөенечле хәбәр;
күкләрендә кояшы да баймас –
син яратсаң әгәр.
Чиста тоту кирәк.
Мәхәббәтне
алдау бик тә хәтәр.
Кичке моңнар мәңге серле калыр –
син яратсаң әгәр.
Җиңә алмас кебек беркайчан да
бәла,
каза,
зәһәр...
Төннәре дә үтмәс,
ай да китмәс –
син яратсаң әгәр.
Нәрсәләрдән генә коелса да:
корыч,
алмаз,
мәрмәр... –
чыдый алмас,
эреп бетәр йөрәк –
син яратсаң әгәр.
Кадыйр Сибгатуллин
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала