Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

"Син минем үз кешем..."

"Син минем үз кешем..."

Син минем үз кешем...Үземнең чалымнар йөзеңдә...Үземнең күземнең карашынКүрәм мин синең дә күзеңдә...Син минем үз кешем...Күзләрең тора күк гел көлеп.Күңелдә тынычлык, рәхәтлек...Дөньяда син барын мин...

Син минем үз кешем...
Үземнең чалымнар йөзеңдә...
Үземнең күземнең карашын
Күрәм мин синең дә күзеңдә...
Син минем үз кешем...
Күзләрең тора күк гел көлеп.
Күңелдә тынычлык, рәхәтлек...
Дөньяда син барын мин белеп...
Син минем үз кешем...
Сагынам... Юксынам... Көтәмен...
Мин синең тавышың ишетсәм,
Хыялым йомгагын сүтәмен...
Син күптән үз кешем...
Күңелдән исемең кабатлыйм...
Көн саен син үткән сукмактан,
Син йөргән юллардан мин атлыйм...
Син минем үз кешем...
Мин синнән эзлимен үземне...
Тавышың ишетсәм, мин һаман
Каушыймын, әйталмый сүземне...
Син минем үз кешем...
Гөлүсә Шаһбан
Фото: pixabay
#Гөлүсә Шаһбан #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи