Журнал «Безнең мирас»

Наис Гамбәр. Син - бер генә...

Меңнәр арасында син - бердәнбер,
Син бер генә дөнья йөзендә;
Бер гомер ул нәрсә?!
Мөмкин булса,
Бирер идем унын, йөзен дә
Сиңа гына... Син кайларда хәзер,
Җир шарының кайсы төшендә?!
Нинди билгеләрдән танып дәшим,
Очрата калсам төшемдә?!
Чәчкәләрең кайда орлык коя,
Туфрагына нинди түтәлнең?!
Син гөл идең, сеңлем,
Һичбер кайчан
Шиңмәсе гөле ерак үткәннең.
Дуслар, иптәш, таныш, якыннардан
Бармы кешең "Абый" диярлек?!
Син - беренче иде, син - бер генә,
"Сеңлем" итеп башым иярлек.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Теги: Наис Гамбәр Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру