Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Рифат Сәлах. Син бәхеткә лаек

Рифат Сәлах. Син бәхеткә лаек

Кал син мәңге күңелемдә генә —Хыяллардан алып ташлармын.Мин бик күптән,Күптән ялгышмаганХаталарны кыла башладым.Йөрәгеңнән син дә алып ташла,Мин дә онытам сине, хуш, бәгърем!Син бит аны күбрәк якын ит...

Кал син мәңге күңелемдә генә —
Хыяллардан алып ташлармын.
Мин бик күптән,
Күптән ялгышмаган
Хаталарны кыла башладым.
Йөрәгеңнән син дә алып ташла,
Мин дә онытам сине, хуш, бәгърем!
Син бит аны күбрәк якын иттең,
Мин барсына хәзер түзәрмен.
Мин сагышка күптән күнгән инде,
Сагыш булмый калса сәердер.
Кайсы җиргә, кайсы ярга барып
Бәрелим соң?
Кайсы хәерле?
Мин адаштым...
Тагын шул ук дөнья,
Шул ук сагыш миндә, шул ук моң.
Мин бик күптән онытылган хискә
Бүген тагын килеп юлыктым.
Бүген тагын сине онытам мин —
Үз-үземне шулай алдалыйм.
Син бәхеткә күптән лаек инде,
Ә мин лаек микән?..
Аңламыйм.
Фото: pixabay
#Рифат Сәлах #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи