Мулла киткән кырга охотага,Аткан асыл кошның анасын;Белә микән мулла, белми микән,Шәкерт урлап киткән баласын?Шәкерт мәдрәсәгә йөридер,Күрсәм, йөрәк маем эридер.Әбҗәлил мулланың азанчысыМәчет идәннәре...
Мулла киткән кырга охотага,
Аткан асыл кошның анасын;
Белә микән мулла, белми микән,
Шәкерт урлап киткән баласын?
Шәкерт мәдрәсәгә йөридер,
Күрсәм, йөрәк маем эридер.
Әбҗәлил мулланың азанчысы
Мәчет идәннәрен юдыра;
Мулла кызын шәкерт урлап киткәч,
Верховойлар яллап кудыра.
Шәкерт мәдрәсәгә йөридер,
Күрсәм, йөрәк маем эридер.
Шәкерт мәдрәсәгә элеп куйган
Мулла кызы биргән сөлгесен;
Мулла кызын шәкерт суырып үпкән,
Ирнесендә калган билгесе.
Шәкерт мәдрәсәгә йөридер,
Күрсәм, йөрәк маем эридер.
Җыр Пенза өлкәсенең Каменка районындагы Кикин авылында яшәүче Зөһрә Каниевадан язып алынган.
Татар халык иҗаты, 1988. - Б. 319-320.
Аткан асыл кошның анасын;
Белә микән мулла, белми микән,
Шәкерт урлап киткән баласын?
Шәкерт мәдрәсәгә йөридер,
Күрсәм, йөрәк маем эридер.
Әбҗәлил мулланың азанчысы
Мәчет идәннәрен юдыра;
Мулла кызын шәкерт урлап киткәч,
Верховойлар яллап кудыра.
Шәкерт мәдрәсәгә йөридер,
Күрсәм, йөрәк маем эридер.
Шәкерт мәдрәсәгә элеп куйган
Мулла кызы биргән сөлгесен;
Мулла кызын шәкерт суырып үпкән,
Ирнесендә калган билгесе.
Шәкерт мәдрәсәгә йөридер,
Күрсәм, йөрәк маем эридер.
Җыр Пенза өлкәсенең Каменка районындагы Кикин авылында яшәүче Зөһрә Каниевадан язып алынган.
Татар халык иҗаты, 1988. - Б. 319-320.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала