27 октябрьдә виртуоз музыкант, аккомпаниатор, концерт гармуннарында уйнау остасы Рөстәм Вәлиевнең тууына 65 ел тула.
Күренекле музыкант 1961 елның 27 октябрендә элеккеге Куйбышев (хәзерге Самара) шәһәрендә дөньяга килә. 1981 елда шунда баян классы буенча музыка училищесын тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт консерваториясенең халык уен кораллары бүлегенә читтән торып укырга керә. Уку белән параллель рәвештә, 1984 елда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә мәшһүр җырчы, ТАССРның һәм РСФСРның халык артисты Илһам Шакировның концерт төркемендә баянчы булып эшли башлый. 1988 елда консерваторияне тәмамлап, музыкант-башкаручы, педагог, халык уен кораллары оркестры дирижёры квалификациясенә ия була.
Моңлы көйләребезне сәхнәдә яңгыраткан, Татарстанда гына түгел, Россиядә һәм чит илләрдә дә халык мәхәббәтен казанган виртуоз музыкант-аккомпаниатор Рөстәм Вәлиев гомере буе Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә (1984- 2012 еллар) хезмәт куйды, бик күп җырчыга уйнаган талантлы баянчыларның берсе иде. Мәктәп, балалар бакчаларында халык уен коралларында уйнап, яшь буында музыкага мәхәббәт уятучы да ул. «Тальян гармунда һәм хромкада уйнарга өйрән» дигән уку әсбабы, «Татар халык көйләренең баян өчен эшкәртмәсе»н төзеп чыгарды. Аның шулай ук дистәләгән аудиоҗыентыгы, видеокассеталары дөнья күрде. Рөстәм Вәлиев иҗат иткән «Агымсу» (Р.Вәлиев сүз.), «Бу җырымны сиңа багышлыйм» (Р.Миңнуллин сүз.), «Кил син миңа» (К.Шәфикова сүз.), «Сине көтәм» (А.Хәмзин сүз.), «Яшәргә тудык бу дөньяга» (Ф.Яруллин сүз.) кебек популяр җырлар тамашачы күңелендә әле дә яши.
Гармунын кадерләп саклыйбыз
Музыкант филармониягә Илһам Шакиров янына репетициягә еш килә иде. Ул ачык күңелле, бераз шаян һәм йомшак холыклы кеше булып хәтердә калды. Илһам аганың эш бүлмәсе филармония музеенда иде. Ул рояльдә җыр күнекмәләре ясап алгач, Рөстәм Вәлиев белән репертуарын барлады.
Бүгенге көндә музей фондында Рөстәм Вәлиевнең үзе бүләк иткән Саратов гармуны кадерләп саклана. Шулай ук ул күп еллар буе үзе белән йөрткән баян савытын, чигүле түбәтәен, курай, аудио һәм видеодискларын, фото-афишаларын, 2000 елда дөнья күргән «Тальян гармунда һәм хромкада уйнарга өйрән» китабын, култамгасын куеп, концерт программаларын бүләк итеп тапшырды. 2011 елда аның 50 яшьлек юбилее филармониядә зурлап уздырылды. Әлеге кичәдә, баянчының шәхси әйберләрен файдаланып, фотокүргәзмә оештырган идек.
Заманында халык уен коралларында, кечкенә татар гармуннарында уйнау остасы булып танылган Рөстәм Вәлиев күп кенә иҗади бәйгеләр лауреаты. 2012 елда ул Мәскәүдә узган «Гармошка – душа России» конкурсында катнашып җиңү яулады. Әлеге сәфәреннән соң ул филармониягә кереп, «Виртуоз гармунчы» дигән кубок һәм дипломын тотып, Мәскәүдә үткән иҗади очрашулар турында дулкынланып бәян итеп, сөенечен уртаклашкан иде.
Рөстәм Вәлиев хатыны Диләрә ханым белән кыз һәм ир бала тәрбияләп үстерде. Уллары Ислам да иҗат юлын сайлаган: көйләр иҗат итә, төрле чараларда музыкант буларак чыгыш ясый. Илһам Шакиров иҗатын заманча яңгырашта яшь тамашачыга җиткерүче «Yummy Music» лейблы белән төрле концертлар оештыруда катнаша. Шулай ук әтисенең өйдә саклана торган бай иҗади мирасын туплау, интернет аша видеоязмаларын популярлаштыру белән дә шөгыльләнә.
Рөстәм Вәлиев 2014 елда арабыздан бик иртә – 53 яшендә китсә дә, үзеннән соң матур иҗади мирас, меңләгән тамашачыга күңел җылысын бүләк итеп калдырды. Сәхнәдәшләре аны һәрвакыт сагынып искә ала.
- «Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала