Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Рөстәм Мингалим. Ерактагы зәңгәр офыгым бул

Рөстәм Мингалим. Ерактагы зәңгәр офыгым бул

Син каршымда горур кыя булма,Булма нәни чишмә яктысы...Ерактагы зәңгәр офыгым бул,Тормыш таңым синдә яктырсын.Юлларымда көзге чәчәк булма,Булма язгы ярсу ташкын син...Ерактагы зәңгәр офыгым бул,Йөрәге...

Син каршымда горур кыя булма,
Булма нәни чишмә яктысы...
Ерактагы зәңгәр офыгым бул,
Тормыш таңым синдә яктырсын.
Юлларымда көзге чәчәк булма,
Булма язгы ярсу ташкын син...
Ерактагы зәңгәр офыгым бул,
Йөрәгем гел сиңа ашкынсын.
Кәккүк булып кырда кычкырсам да,
Әйтмә, җуйды бу, дип, оясын...
Ерактагы зәңгәр офыгым бул,
Сиңа төшсен гомер кояшым.
1971
#Рөстәм Мингалим #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи