Ренат Харис. Күкчәчәк
Зәңгәр-зәңгәр кич иде...
Зәңгәр-зәңгәр кар иде...
Зәңгәрлеккә уранып,
әйтер сүзем бар иде
Зәңгәр кичне төн алды...
Зәңгәр төнне көн алды...
Зәңгәр карлар эчендә
Әйтәсе сүзем калды.
Зәңгәр язлар җитәчәк,
зәңгәр карлар китәчәк.
Сүзем калган урында
Үсеп чыгар күкчәчәк.
Фото: pixabay
Зәңгәр-зәңгәр кар иде...
Зәңгәрлеккә уранып,
әйтер сүзем бар иде
Зәңгәр кичне төн алды...
Зәңгәр төнне көн алды...
Зәңгәр карлар эчендә
Әйтәсе сүзем калды.
Зәңгәр язлар җитәчәк,
зәңгәр карлар китәчәк.
Сүзем калган урында
Үсеп чыгар күкчәчәк.
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА